Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Котлы авылы истәлегенә таш куелды

 Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк,  дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.

Ташны  Нурулла абый Гариф эшләгән, иганәчесе Котлы Бөкәш авылы егете Айрат Әсхәт улы Сибгатуллин, урнаштырып кую эшләрен Илшат Госман улы Гайфуллин оештырган.Тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гыйматдин улы Гариф күп авыллар, шәхесләргә багышланган, архив документларына таянып күп китаплар чыгарган, чын мәгънәсендә бәяләп бетергесез, хәзер яшәүчеләргә генә түгел, бездән соң да оныкларга  тарихи истәлекләре калырлык шәхесләре, бай мирасы булган Котлы Бөкәш авылы, әби-бабаларның 16-17 гасырларда ничек яшәп,чукындыру вакытлары, ни өчен төпләнгән  нигезләреннән  икенче урынга (урманга) качып йөрергә  мәҗбүр булулары, авыл халкының нәрсә белән шөгыльләнүе,”Чабаталы морзалар тарихы” белән таныштырды.                                                         
Истәлек  ташы ачу чарасы Котлы Бөкәш авылының  югары агач мәчетендә Коръән уку белән тәмамланды.

 

 

Венера Вафина.
Тәб. Чаллы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса