Котдус Вәлиуллин бар гомерен диярлек бер эш урынында үткәргән
Күпеллык нәтиҗәле хезмәте вакытында ул хезмәт юлын яңа башлаган яшь белгечләргә ярдәм итүе, зур булышлык күрсәтүе белән аерылып торды.
Сүзем бар гомерен диярлек бер эш урынында үткәргән Котдус Хәбибулла улы Вәлиуллин турында булыр. Үзебезгә дә аңа теге яки бу мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап еш мөрәҗәгать итәргә туры килгәләде.
Районыбызга ул 1979 елның августында килеп эшли башлый. Ул чорларда академия белеменә тиң торырлык Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткан егетне үз районының шактый олы “Волжский” хуҗалыгына агроном итеп билгелиләр. Шулай олы хуҗалыкта бер дигән хезмәт күнекмәсе алуын гына көтеп торгандай, ике елдан соң туган авылы Кече Елга авылына кайткач, егетне элек күп еллар дәвамында күрше Олы Елгада хуҗалык җитәкчесе булган, ул вакытта район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Хәсән Имамов үз янына чакыртып ала. Шулай җитәкче сүзен тыңлап ул район үзәгендәге дәүләт орлыкчылык инспекциясендә агроном вазыйфасын башкарырга алына.
Биредә сигез ел дәвамында яңа эш нечкәлекләренә тәмам өйрәнеп җиткәч кенә аны шушы коллективка җитәкче итеп билгелиләр. Монда аның эш күләме шактый зур һәм киеренке була. Беренче чиратта районыбыз хуҗалыкларында игелә торган ашлыкның югары сортлылыгына ирешү һәм әлбәттә инде, кукуруз, көнбагыш кебек техник культураларны корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәрткәндә агулы химикатларны биологик препаратлар белән алмаштыру бурычы йөкләнә. Ул чорларда районыбыз хуҗалыкларында һәр атна саен диярлек оештырылган төрле дәрәҗәдәге семинарлар үткәрү дә аның катнашыннан башка узмый. Киресенчә, ул әле район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән бер дәрәҗәдә семинар-киңәшмәләр оештыруда төп башлап йөрүчеләрнең берсе булып исәпләнә.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа