Шамил Садыйковка коллективта тиңнәр юк
Авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Динар Сөләймановтан ел йомгаклары буенча бар яктан да әйдәүче хуҗалык белән кызыксынгач, ул безгә «Кама-Агро»ны телгә алды.
«Районыбыз капкасы» дип аталган бу хуҗалык чыннан да бүгенгесе көнне игенчелек һәм терлекчелек тармаклары буенча районда алдынгылар рәтендә атлый. Кайсы гына вакытта килеп чыксаң да аның һәр почмагында кызу эш кайный. Хуҗалык идарәчесе Марат Мингалиев күрсәткән хезмәткәрләрне дә безгә озак эзләп йөрергә туры килмәде. Аның, ел әйләнәсе эштән бушамый, дип мактап телгә алган тракторчысы Шамил Садыйковны без Олы Елга авылы терлекчелек комплексы янәшәсендәге азык утарында очраттык. Элек җырларда һәм әдәби әсәрләрдә мактап телгә алынгандай, әтисе Рәшит тракторчы, әнисе Тәнзилә гомере буена сыер савучы булып эшләгәннәр. Әнә шундый эшчән гаиләдә тәрбияләнгән уллары Шамилның да күңеле кечкенәдән техникага тартыла. Әтисе янәшәсендә бик еш утырып йөрергә яратканлыктан ул мәктәпкә укырга кергәнче үк трактор белән эш итү алымнарын үзләштерергә өлгерә. Шуңа, авылда урта мәктәпне тәмамлагач ул күрше Лаешта техник уку йортында укып тракторчы һәм автомашина йөртү таныклыкларын алып кайта. Туган авылы кырларында эшләп, хезмәт күнекмәсе алгач аны хәрби хезмәткә чакыралар. Ул чорларда егет гадәттәгечә ике ел хезмәт итеп туган авылына кайткач бар күңелен биреп колхозда эшли башлый. Хуҗалык җитәкчесе Хәким Кәримуллинның яшьләргә карата игътибарлы һәм ярдәмчел булуы аның да күңелендә хезмәт дәрте уята. Иң элек аны комбайнчы итеп билгелиләр. Аннан соң тракторга утыра. Менә шуннан бирле ул 33 ел инде киеренке хезмәттә. Авыл эшчәннәре өчен иң җаваплы хезмәт - язгы һәм көзге чәчү чорында аңа биредә тиңнәр юк, -дисәк тә, ялгыш булмас. Кулындагы «МТЗ-826» тракторын да ул һәрвакыт карап, саклап, көйле эшләтә. Шуңа 14 ел инде аның әле бер вакытта да капиталь ремонтка туктап, кыйммәтле вакытын бушка уздырганы юк.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа