Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күки авылының киләчәге бар

     Авыл сүзе ишетү белән ирексездән үткәннәрне барлап елмаеп куясың. Әйе, туган авыл белән бәйле күпме изге  хатирәләр саклана күңелдә. Күки авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Тирә ягы куе урман, чишмәләре, болыннары бар, кешеләре дә аның эшкә уңган, ачык йөзле, кунакчыл һәм ярдәмчел. Бүген без нәкъ менә шушы авылда кунакта.

    Безне Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов каршы алды һәм авыл белән якыннан таныштыру максатыннан авыл буйлап сәяхәткә алып чыкты. Иң беренче итеп без авылның күрке булган мәчетенә юл алдык. Анда авылның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Насыйбуллин каршылады. Мәчет тыштан гына түгел, эчтән дә бик нурлы икән. Анда килеп кергәч җанга тынычлык иңде.

      -Мәчетебездә мәдрәсә эшләп килә, анда өлкән буын белән бергә балалар да ислам буенча белем алалар. Укытучыларыбыз “Мөһәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Гөлсәрия Хафизова белән Миңлебанат Фәтхуллина аларга бик теләп дини дәресләрне өйрәтәләр дип,- сүзен башлап җибәрде имам.

    - Фәрит хәзрәт, мәчетегез, биргәнеңә шөкер, зур, иркен. Халык йөриме иман йортына,-дип сорау бирдем аңа.

       - Аллага шөкер, халык дингә тартыла, мәчетебез бервакыт та буш торганы юк. Бергә укылган намаз бәрәкәтле була, диләр. Шуңа күрәдер инде, мондый көннәрдә дә намаз вакытында 50ләп дин кардәшебез җыела. Ифтар кичәләрен ай буе уздырып килдек. Мөселман кардәшләребез бик шатланып йөри.

      - Килгәндә зиратка игътибар иттем, аны төзекләндереп, чүп-чарлардан арындыргансыз. Авыл халкы моңа ничек карый?

      - Сеңлем, иртәме-соңмы без барыбыз да мәңгелек йортыбызга күчәчәк. Халык бу эшләрдә бик теләп катнаша. Чөнки һәрбер кешенең зиратта бер генә булса да якын кешесе бар. Быел да бу эшләрне, Аллага шөкер, башкарып чыктык. Авыл халкына, авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче якташларыбызга рәхмәт. Һәрдаим ярдәм итеп торалар. Ходай барыбызга да бәрәкәтле гомер, иман байлыгы бирсен иде,-дип теләкләрен җиткерде имам-хатыйб Фәрит хәзрәт.

    Шулай, дөньялыктагы байлык байлык мени ул, иң мөһиме иман байлыгы. Мәчеттән килгән азан тавышын тыңлый-тыңлый без авыл халкы күптән зарыгып көтеп алган мәдәният учагына юнәлдек. 38 ел шушы өлкәдә эшләүче Гөлфинә Сәләхиева безне колач җәеп каршы алды.

    -Гөлфинә апа, заманча җиһазландырылган    әлеге бинага кучкәч күңелегездә нинди кичерешләр туды? - дим.

    - Әйтерсең лә, бөтенләй башка дөньяга күчендек. 100 урынга исәпләнгән тамашачы залы, китапхәнә... Бу бит безнең күптәнге хыялыбыз иде, - ди Гөлфинә Сәләхиева.

    - Нинди чаралар уздырасыз, халык үткәрелгән концерт, чараларга теләп йөриме?

    - Кайчан нәрсә буласын халык көтеп тора. Чөнки алар җыр-моңга сусаганнар иде инде. Нинди генә мәдәни чара үткәрсәк тә залларыбыз шыгрым тулы була.Төрле еллардагы яшьләрне җыеп дискотекалар оештырабыз. Әле күптән түгел “Үткәннәр сагындыра” дип исемләнгән концерт узды. Аны без читтә яшәүче авылдашларыбыз белән берлектә үткәрдек. Ә инде “Хөрмәтебез сезгә хатын-кызлар” дип аталганын авыл үзешчәннәре белән эшләп чыктык. Балалар өчен - “Күңелле сәхнә”, өлкәннәребез өчен “Нур” ансамбле бар. Әйтеп үтелгән түгәрәкләрне үзем җитәкләсәм, “Сәйлән” белән “Оста куллар” түгәрәген безнең сәнгать җитәкчебез Лилия Ризаева алып бара. Балалар анда җыр-биюгә һәм күп кенә кул эшләренә өйрәнәләр.Төрле конкурсларда катнашабыз. Үзебез дә шашка-шахмат буенча ярышлар үткәрәбез. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Шулай ук, “Өлкәннәр һәм әфганчылар көне”, инвалидлар декадысы уңаеннан күңелле очрашулар була. Киләчәктә  мәдәният учагын сүндерми дөрләтергә, әле авыл халкы белән берлектә спектакль сәхнәләштерергә исәпләп торабыз. Эшлисе эшләребез күп, иң мөһиме теләк, - дип елмайды Гөлфинә ханым.

    Дөрес, халык авылда булган кечкенә генә үңай үзгәрешкә дә сөенеп карый. Күки халкы китапхәнә юлына да тузан төшерми икән. Мин килгәндә китапхәнәче Гөлназ Зәһидуллина чираттагы китап сөюче дустына китап сайлау белән мәшгуль килә иде. Бу, әлбәттә, сөендерә торган күренеш. Интернет заманасында яшәсәк тә авыл халкы китап укуны өстенерәк куя димәк.

    - Күки кешеләре кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укый соң,- дип сорадым Гөлназдан.

    -Зифа Кадыйрова, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Габдрахман ага Әпсәләмов  иҗатын еш сорыйлар, шулай ук тарихи язмалар белән дә кызыксынучылар шактый. Бүгенгесе көндә 400дән артык әбүнәчем бар. Алар белән төрле кызыклы чаралар уздырабыз. Район күләмендә уздырыла торган конкурслар да даими рәвештә катнашып Дипломнарга лаек булдык. Яңа бинабыз да җылы, уңайлы, эшләр өчен бөтен шартлар да тудырылган,- диде Гөлназ.

    Мәктәбем минем - белем учагым, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Күки төп гомуми белем мәктәбе бик тарихи белем бинасы булып тора. Хәзерге вакытта аны күп кырлы талант иясе  Хәлидин Әхәтов җитәкли.

    -Халидин Саматович, ничә еллар буена үз эшчәнлеген туктатмый, балалар тавышы белән гөрләп торган мәктәпнең киләчәге бармы,- дип сорадым.

    - Быел өч бала мәктәпне тәмамлап чыкты. Аның икесе урта махсус белем алыр өчен   юл тотачак, өченче балабыз Күгәрчен авылында укуын дәвам итәчәк. Укучыларга югары белемле, үз эшләренең остазы булган укытучыларыбыз белем бирә. Иң куанычлысы шул, Күки төп гомуми белем мәктәбе районыбызның мәктәпләре арасында, узган уку елында укыту сыйфаты буенча рейтингта 2 урында, ә тәрбия ягыннан 3нче урынны биләп тора. Мәктәп территориясендә балалар өчен спорт мәйданчыгы эшләп куйганнар. Буш вакытларында алар анда спорт белән шөгыльләнеп,үзләрен физик яктан ныгыта алалар. Быел 2 сабый 1нче сыйныфка укырга керәчәк.  Менә шулай кулыбыздан килгәнчә тырышабыз,- диде Хәлидин әфәнде.

    Тырышлыкларыгыз юкка китмәсен дигән теләкләр белән без Күки авылының үрнәк гаиләсе булган, 36 ел буе бергә гомер кичерүче, бөтен гомерләрен колхоз эшендә үткәргән Наилә һәм Мәүләтхан Зыятдиновлар йортына ашыктык. Без килгәндә Мәүләтхан абый маллар янында булса, Наилә апа аш су бүлмәсендә  мәш килә иде. Безне күргәч якын кешеләрен күргәндәй колач җәеп каршы алдылар. Наилә апа белән Мәүләтхан абый икеседә тумышлары белән шушы авылдан. Мәүләтхан абый күп балалы гаилә дә тәрбияләнә. Әтисе Кәшәфетдин ага беренче хатыны вафат булганнан соң, Мәүләтхан абыйның әнисе Нәфисә апаны биш ятимәгә әни итеп алып кайта. Олы йөрәкле  Нәфисә апа нарасыйларны үзенеке кебек кабул итеп, күңел җылысын биреп тәрбияли. Иш янына куш,  дип аларның үзләренең дә алты  уртак балалары дөньяга аваз сала.

    - Мәүләтхан абый, ничек үтте гомер юлы, бүгенгесе тормышыгыздан сез канәгатьме ?- дип сорыйм.

    -Озак еллар тормыш иптәшем белән колхозда бозаулар карадык, төрле эшләрдә эшләдек. Авыр диеп уфтанмадык. Тормыш җиңел бирелми инде ул. Эшләргә кирәк. Язмышка Наилә апаң белән очраштырганы өчен рәхмәтлемен. Бөтен кыенлыкларны бергә җиңдек, йорт җиткердек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Читтә яшәсәләр дә атна саен кайталар, ярдәм итеп торалар. Шулар өчен җан атып яшибез.

    Янында утырган  25 ел кайнана белән яшәгән Наилә апага да бирәсе сорауларымны бирми кала алмадым.

    - Наилә апа, сез күп гомерегезне кайнана белән яшәп үткәргән ханым. Авыр булмадымы?

    - Бер авырлыгын да күрмәдем, сеңлем. Бар яктан ярдәм итте, кирәк чакта киңәшләрен бирде, балаларыбызны карашты. Мин аның шундый киң күңелле, бөтен кешегә ачык йөзле булганына соклана идем. Мәүләтхан абыең да бик булган кеше. 36 ел бергә яшәү чорында аның миңа бер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Тормыш йөген бергә тарттык. Әлеге көнгә кадәр маллар тотабыз, бәхетебезгә балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Шушы бәхет түгелме?

    Бәхет, әлбәттә! Өч дистәдән артык гаилә учагын сүндерми, бер-береңне аңлап яшәү бу зур тырышлык. Киләсе көннәрдә дә шул гаилә җылысын саклап яшәргә язсын Зыятдиновлар гаиләсенә.

    -Авылның киләчәге бармы, ул яшәячәкме? дигән сорауыма Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт  Бәдретдинов болай дип җавап кайтарды:

    - Бүгенгесе көндә авылыбызда 240 хуҗалык исәпләнә, авылда 530 кеше яши. Авыл яшиячәк,  дип уйлыйм. Авылда яшьләр күп булмаса да, алар бар. “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы филиалы эшләп килә. Анда шактый гына кешеләребез хезмәт куя. Бездә халык нык тырыш. Балта осталары, шәл бәйләүчеләр, тәрәзә рамнары ясаучыларыбыз бар. Вәкил Галиев исемле егетебез  фермер хуҗалагы оештырып, уңышлы   эшчәнлек алып бара. Күргәнегезчә, авылыбызда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы, кибетләребез эшләп тора. Балалар бакчасында бөтен уңайлыклар да бар. Безнең бакчага   күрше Ямаш һәм Балтач авыл сабыйлары да йөри. Юлларыбыз асфальт, авылыбызның һәрбер өе су белән тәэмин ителгән. Куркынычсызлык чараларын истә тотып пожар гидрантлары урнаштырдык.  9 нчы май бәйрәме уңаеннан авылыбызда һәйкәл ачылды. Аны төзүдә “Кулон-Агро” җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов ярдәм итте. Авылыбызда чишмәләр күп. Аларны елда   ремонтлап, яңартып торыр өчен иганәче егетләребез булышып тора. Менә тиздән ФАП ачылыр дип планлаштырабыз. Бу авыл халкы өчен тагын бер зур куанычлы вакыйга булачак. Шушы форсаттан файдаланып барлык авыл халкы исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Илдар Таҗетдиновка олы рәхмәтләребезне җиткереп калабыз. Аларның ярдәмен тоеп эшләгәндә авылыбызның әле киләчәге бар, - дип сөйләде ул.

    Авыллар яшәсен, яшәрсен, дип без бүгенге сәяхәтебезне төгәлләп, авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдиновка рәхмәт әйтеп  кайту юлына кузгалдык. Мин ышанам,  Күки авылының әле киләчәге бар. Чөнки әле авылда эшлисе эшләр һәм эшлим дип торган егет-кызлары бар.

     

    Гөлчәчәк Газизова

    фото автордан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама