Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Күгәрчен авылында яшәүче Рафаэль Галиуллин буш вакытында ниләр белән шөгыльләнә?

Күгәрчен авылы элек-электән күп төрле һөнәр ияләре белән макталган төбәк. Йомшак итеп басылган итек, матур итеп ясалган йорт кәрнизләре, бизәкле өстәл, гөл аскуймалары  - барысы да Күгәрчен осталары кулыннан “коелган”. Ә Рафаэль Галиуллин исә сандык ясавы белән танылган осталарның берсе.

 Күптән түгел район мәдәният йортында оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсен райондашларыбыз хәтерлидер дә. Экспонатлар янәшәсендә Рафаэль Галиуллин ясаган сандыклар да бар иде. Төрле бизәкләре, эшләнеше белән бик күпләрне үзенә җәлеп итте ул.

-Сандык ясауны зәркан кою белән бер дияр идем. Күңелеңне куеп эшләгәндә генә матур чыга. Вакытны шактый күп ала торган хезмәт. Бер сандык ясар өчен кайчак икешәр атна вакыт кирәк, - ди Рафаэль абый.  Әлеге шөгыленнән тыш ял вакытларында газета-журналлар да укырга ярата икән.

- Район газетасын күп еллар алдырам. Андагы һәр яңалык, язмаларны укып барам. Район хәбәрләрен укучыга вакытында җиткерүче бердәнбер басма бит ул “Авыл офыклары”. Киләсе елның яртыеллыгына да язылып куйдык инде, - ди Рафаэль абый.

Газетабызга тугрылыгы өчен һәм шундый сирәк очрый торган һөнәрен бүгенге кадәр саклап, халкыбызга җиткергән Рафаэль Галиуллинга, без дә үз чиратыбызда, редакция исеменнән истәлек бүләге – чигүле түбәтәй тапшырдык.

Киләчәктә дә укучыларыбызны алтын куллы осталар, сирәк очрый торган һөнәр ияләре белән таныштырып барырбыз. Сездән дә язмалар көтәбез, хөрмәтле райондашлар! Үз фикерләрегезне җиткерегез. “Авыл офыклары” газетасын уку, аңа язылу –районыбыз тормышы, аның сулышы белән яшәү ул.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса