Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Каз асрау авыр, әмма төшемле эш

    Ямаш авылында Гарифуллиннар гаиләсе яши. Заманча әйтсәк, үзләре өчен эшлиләр алар. Колхоз таркалганнан соң Гөлсәрия эшсез кала. Тормыш үзе базар шартларына көйләнергә мәҗбүр итә.

    Алар каралты куралары булган яхшы йортта яшиләр. Хуҗалыкта өч сыер, биш үгез, тавыклар, казлар бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп саталар.

    -60-70 литр сөттән май, эремчек, корт ясыйм. Бозау ите, тавык, каз сатабыз. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Үз машинабыз белән атнага бер мәртәбә Казанга барабыз. Ул көнне иртән сәгать дүрттә торырга туры килә. Эшлибез, тырышабыз. Ничек тә булса яшәргә кирәк бит",- ди Гөлсәрия.

    Жиде еллап инде алар казлар үстерәләр. Элек бәбкәләрне үзләре барып сатып алсалар, хәзер авылга алып киләләр. Беренче елларда 30-40лап, аннары 50 ләп, узган ел 80 бәбкә алганнар. Бу көннәрдә унар каз гына эшкәртәләр. Калганнарын урнаштыру өчен суыклар башланганын көтәләр. Мамыкларын йолкырга дуслары булыша. "Гүзәлия апа Дәүләтова минем ярдәмчем. Рәхмәт аңа",-ди хуҗабикә. "Казларны суга төшерәсезме?"-дип сорыйм. "Алар өчен бакчада зур савыт бар. Аның суын еш алыштырабыз. Шунда коеналар",-ди Гөлсәрия.

    Реклама

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз. .

    Таңсылу Минһаҗева.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: каз
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: