Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кар мотоцикллары белән һич кенә дә шаярырга ярамый

    Район техник күзәтчеллеге баш инспекторы Марат Әхмәтҗанов соңгы вакытларда кар мотоцикллары сатып алучыларның артуын әйткәч бу тема белән кызыксынуым артты.

    Димәк, райондашларыбызның тормыш хәле яхшыруына сөенергә кирәк.

    Әмма баш инспекторны нидер борчыган төсле тоелды миңа. Аның үзенә генә хас борчылуы бар икән бит. Чөнки соңгы вакытларда республикабызда кар мотоцикллары белән саксыз идарә итү нәтиҗәсендә яшьләребез арасында фаҗигалар саны нык арткан.

    Шушы көннәрдә генә аңа күрше районнарның берсендә яшь егетнең гомере өзелүен хәбәр иткәннәр.

    Ярый да алар түбән тизлек белән генә тигез кар өстеннән элдерсәләр. Юк шул, яшьләребез һәрчак җилдән җитез булырга ярата. Тигез кар өстеннән генә түгел, елга-ерганаклар аша да элдерәләр алар.

    Нәтиҗәдә, бер карашка тигез генә күренгән урында олы һәлакәткә очрыйсың да куясың.

    Идрис Аметов.

    Дәвамын газетабыздан укый аласыз.

    Фото: http://www.imenno.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: