Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Иван Лукин: «Бердәмлектә иде бар хикмәт»

Онытылмый яшьлек еллары

 Үз вакытында даннары районыбызда гына түгел, бөтен республикабызга  таралган Бирдебәк авылы комсомол яшьләр фермасы савымчы кызларының данлы эшләрен өлкән буын вәкилләре әле дә яхшы хәтерлиләрдер.
Чөнки бу хезмәт сөючән савымчылар ул вакытларда районыбызда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп район һәм республика матбугаты битләреннән төшмәделәр. Кыскасы, районыбызның үзәк өлешен“Корноухово” совхозының легендар савымчысы Мәйсәрә апа Нуриева данга күмсә, “Победа” колхозының Бирдебәк авылы фермасы кызларына Котлы Бөкәш янәшәсендәге авылларда тиңнәр булмады.

Беренче очрашу
Әле дә хәтеремдә, 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап якташыбыз Рашат Мифтахов үзенең курсташ дусты Нияз Акмалов белән редакциябезгә эшкә кайткач, без кышкы матур көнне, җирле радионы җитәкләгән  Нияз белән “Победа” колхозына юл тоттык. Колхоз идарәсеннән Бирдебәк авылы комсомол- яшьләр коллективына безне җигүле ат белән әлеге ферма мөдире Нургали абый Вәлиев килеп алды. Юл уңае чанага калын итеп түшәлгән хуш исле печән өстендә хисләнеп барганда әле юлдашымның «Яхшы атлар тауны чабып менә...» дип күңелендә туган шигырь юлларын куен дәфтәренә теркәп куюы да хәтердә калган. Кышкы көн кыска булганлыктан безне  киң күңелле ферма мөдире Нургали абый Вәлиев үзләренә фатирга урнаштырды. Шулай итеп ферма мөдире белән без бергәләшеп әчкелтем татлы сенаж исе таралган ферма эчендә ашыкмыйча иркенләп, озак кына итеп яшь савым осталар белән аралаштык, һәркайсы белән диярлек җылы әңгәмә кордык, аларны фотосурәтләргә дә төшердек. Коллективта һәммәсенә дә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтсәләр дә Галина Лукина хакында Нургали абзыйның ул безнең потчыбыз дип кат-кат мактап телгә алуы хәтердә калган. Элеккеге хезмәттәшем Нияз һәркайсы белән җылы әңгәмә корды. Ул әле авылның сихри табигате, савым осталары турында да олы хикәя язып китап чыгару турында хыялланган иде. Кызганыч, арабыздан бик яшьли китеп барды шул күренекле шагыйрь, язучы Нияз Акмал. Ә менә күләмле очеркларын район һәм республикабыз матбугатында  күп бастырды ул.
Язманың тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса