Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Юлсубино авылында «Авыл көне» бәйрәме узды

Юлсубино авылына «Авыл көне» бәйрәменә кайткач игътибарны баян уйнап торучы ике ир-ат җәлеп итте.

 Равил Әхмәтшин һәм Габдерәшит Сөниев инде күп еллар мондый бәйрәмнең үзәгендә, аның күрке булып торалар. Кунаклар алар янында җыелышып үзләренең яшьлек җырларын башкардылар.  Равил Сабантуйларга җәмәгате Мәрзия белән махсус Мәскәү шәһәреннән кайталар. Алар үзвакытында башкалага метро төзелешенә барып шунда урнашып калалар.
- Мин мәктәптә укыган вакытта  гармун уйнарга өйрәнә башладым. Тормыш мәшәкатьләре белән берникадәр вакыт чынлап торып шөгыльләнмәдем.  
Авыл мәктәбендә очрашуларның берсен-дә укытучыбыз Вәгыйз Мөхәммәтшин: «Энем уйнавыңны ташлама», -дип  үсендереп җибәрде. Шул вакыттан инде баянны ешрак кулга алып уйный торган булдым. Төрле чараларга чакыралар. Мондый сәләт югарыдан бирелгәндер инде. Нәсел җепләребез композитор һәм баянчы Фәтхерахман Әхмәдиев, баянчы Нәҗип Вәлиәхмәтовларга барып тоташа,- диде ул кыска гына вакыт аралашканда.
Габдерәшит гаиләсе белән авылда яши. Үз көчләре белән матур гына йорт, каралты-кура җиткерәләр. Шулай ук уйнарга үзлегеннән өйрәнә. Мәктәп һәм авыл клубында узган чараларда актив катнаша.
Ул көнне гармун тавышы озак тынмады әле. Аерым башкаручылар бер-бер артлы мәйдан уртасына чыгып баянчыларга кушылып бәйрәмдә катнашучыларга үзләренең җырларын җиткерделәр.

 

Автор Нияз Шайдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса