Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Иске Арышта яңа күпер тозелә

Гомер-гомергә авыл кешеләре булган күперләрне төзәтеп, күмәк көч белән аларны туктаусыз төзекләндереп торганнар.

Районыбызның Иске Арыш авылында булган көнне без әнә шундый әһәмиятле төзелешкә тап булгач, ирексездән язгы ташулардан соң кабатланган күренешләр хәтердә яңарды. Агач материалыннан гына эшләнгән ул күперләрнең гомерләре кыска була иде шул. Чөнки аларның барысын да язгы көчле агым куптарып  еракларга алып китә торган булды. Ә биредә исә аны бүгенгесе көнне җиренә җиткереп, заманча нык итеп эшли башлаганнар. Авыл кешеләренең әйтүләренә караганда, бу изге эшне районыбыздан чыккан, бүгенгесе көнне Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рамил Бәширов үз хисабына эшләтә башлаган. Бу авыл кияве буларак ул бирегә бик еш кайтып йөри икән. Соңгысында авыл аксакаллары аңа авылны урталай бүлеп үтә торган елга аша күпер салу хакында сүз кузгатканнар. Аннары әлеге күпер зиратка чыгу өчен дә бик кирәкле икән. Шуңа элек авыл кешеләре бик ерактан, әйләнгеч юлдан йөрергә мәҗбүр булганнар. Күңеле изгелектә булган эшмәкәр үз сүзендә нык торган. Бу эшкә авыл имам-хатыйбы Ринат Абдуллинның алынуы да хәерлегә булган. Ул үз тирәсенә агалы-энеле Фәннур белән Газинур Сафиуллин кебек авылның уңган-булган, эшчән ирләрен табып, җиңел кулдан эшне башлап та җибәргәннәр. Ә инде кирәкле төзү материаллары белән Рамил Бәширов тәэмин итеп торган. Шулай итеп күпер төзелеше инде тәмамлану алдында тора. Эшмәкәрнең күпер төзелеше белән даими кызыксынып, аны контрольдә тотуын да авыл халкы сокланып телгә алды. Ә без исә, аны башкаларга да үрнәк булсын дигән нияттән чыгып, башлаган изге эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телисебез килә. Бу күпер авыл кешеләрен куандырып озак еллар ватылмыйча, җимерелмичә хезмәт итсен иде.


Автор Галим Камал
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса