Иске Арыш авылында үрнәк гаилә яши
Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов безгә хезмәт сөючәнлекләре белән дан тоткан Фатыйховлар гаиләсе белән очрашырга киңәш иткәч юл уңае шунда кагылып чыгарга булдык.
Чыннан да Иске Арыш авылында аларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ике дистәгә якын терлек асраган өчен генә түгел, эшчән булулары белән күпләргә үрнәк булып яшәгәннәре өчен дә хөрмәт итәләр икән.
Сүзебезне гаилә башлыгы Миннурдан башлыйсыбыз килә. Ул авылда ун балалы гаиләдә өлкәннәргә булышып, эштә чыныгып үскән. Үзвакытында һәрбер авыл малае төсле ул да киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләү ниятеннән механизаторлар хәзерләү курсларын тәмамлап колхозда эшли башлый. Тракторга утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, ашлама кертүдә дә башлап йөрүчеләрдән була. Аның бар гомере туган авылында үткән дияр идең, ике ел дәвамында хәрби хезмәтен аңа Германиядә үткәрергә туры килә.
Ә аннан кайткач алар озак еллар дәвамында дуслашып йөргән дусты Рауза белән гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп бу гаилә бар тормышларын үз авыллары белән тыгыз бәйлиләр. Икесе дә үз эшләренең чын осталары буларак мактаулы алар. Күп еллар дәвамында Миннурның фоторәсеме районның Мактау тактасыннан төшми. Тик менә тракторы белән басуларга аммиак суы кертүдә эшләгәндә саулыгына җитди зыян килгәч кенә техникасын куярга мәҗбүр булган ул. Әмма хастаханә юлын таптамый егет, үз теләге белән мөгезле эре терлек симертү төркеменә күчә. Тормыш иптәше Рауза да эшкә батыр, бар күңелен биреп сыер сауган, бозаулар караган, маллар симертүдә дә макталган.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа