Җиһанга татлы бал исе таралган
Урман аланлыгы тоташ балга коенган диярсең. Умарта ишекләреннән кереп чыгып йөргән кортларның безелдәве дә көй кебек яңгырый.
... Осиновка авылына беренче баруым түгел. Авылның яшәеше, халкының тормышы турында да күп язылды. Ә бу юлы авылдан читтәрәк урнашкан Закировлар умарталыгына килдек.
– Урынын махсус сайладык. Кортлар өчен бик җайлы урын бу. Бал җыяр өчен кыр чәчәкләре янәшәдә генә, – ди умарталык хуҗасы Зөфәр Закиров.
Аның турында белмәүчеләр сирәктер. Үзе дә бал кортлары кебек эшчән, тырыш кешеләрнең берсе ул. Район «Агрохимсервис» җәмгыятендә куйган 47 ел хезмәтенә күз салсаң әнә шул тынгысыз, эш сөючән сыйфатларын күрәсең. Ә умарта тоту аның яраткан шөгыле.
– Хәзер безнең монда «урак өсте», – ди ул елмаеп. – Бу көннәрдә бал аерту белән мәш киләбез. Җиңел генә шикелле тоелса да, мәшәкате шактый. Әле ярый Илдархан кода белән икәүләп эшлибез, ни дисәң дә бергә җиңелрәк.
Бергә җиңелрәк... Әлеге сүзләр юкка әйтелми. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән иңне иң куеп энҗе, якут туйларын уздырган алар. Асылташка тиң гомерләре балалары, оныклары янәшәсендә үтә. Яшәүнең тәмен, мәгънәсен әнә шул бергәлектә, татулыкта тоя Закировлар. Уллары Илназ, кызлары Гөлназ да гаилә бәхетләрен шушы җирлектән тапканнар. Сөйләшү барышында сөенеп тә, горурланып та кыз-улларын, кияү-киленен мактап куялар. Уллары Рөстәм Казанга урнашкан.
– Барысына да шөкер итеп яшибез. Ә умартачылык белән шөгыльләнүемә 15 еллап бар инде. Кызыксынып кына 2-3 умарта тотудан башланган эш иде югыйсә. Аннары ел саен арттырылып барылды. Соңрак бу шөгыльне киявебез Илшат та үз итте. Хәзер икебезнең дә умарталык бер тирәдә, – ди Зөфәр Закиров.
Автор Фәрвәз Каюмова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа