Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хуҗалыклар машина-трактор паркында кыр эшләренә соңгы әзерлек чаралары күрәләр

    Әлеге көннәрдә хуҗалыкларның машина-трактор паркында кыр эшләренә соңгы әзерлек чаралары күрәләр.

    Бу җәһәттән, районыбызда иң эре хуҗалыкларда исәпләнгән "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятендә хәстәрлек яхшы. Туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының барысын да аерым мәйданчыкта тигез сафларга тезеп куйганнар. Ә төзекләндерү эшен биредә гадәттәгечә күп еллар дәвамында эшләп зур чыныгу алган, тәҗрибәле механизаторларга йөкләгән булганнар. Әнә, Илсур Хәмидуллин белән хезмәттәше Фәйзехан Гарифуллинга авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруда м быел да күңел биреп тырышканнар. Хуҗалыкның кыр технологы Фәрит Шигапов та бу осталарны бик мактап телгә алды.
    Әзер техника хуҗалык белгечләре тарафыннан тикшерелеп, уңай бәя дә алган инде.
    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: