«Һәрбер булышкан кешегә рәхмәтлебез»,- диләр Гайфетдиновлар
Хәзерге вакытта һәркемнең күңелендә бары бер теләк: хәрби хезмәттә булган ир-егетләр җиңү белән, исән-имин кайтсыннар.
Узган елның көзендә, махсус хәрби операция кысаларында, бик күп ир-егетләр белән беррәттән Биектау авыл җирлегеннән дә 3 ир-егет хәрби хезмәткә алына.
Шуларның берсе Раил Наил улы Гайфетдинов.
“Ни хәлдә сез, солдат әниләре?” рубрикасы астында язма әзерләү максаты белән Биектау авылына килдек. Ниятебез Раилнең әти-әнисе белән күзгә-күз карап сөйләшү, проблемаларын, я булмаса шатлыкларын уртаклашып газета аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде.
–Ут йотып яшибез инде. Телефон аркылы бер генә тавышын ишетү өчен дә әллә ниләр бирер кебек булабыз, – ди Раилнең әнисе Розалия ханым. Тыныч кына сөйләшергә тырышса да күз яшьләре, ирексездән, бите буйлап үз юлын таба. –Узган елның 28 сентябрендә киткән иде улыбыз. Бик авыр чакларыбыз булды. Ул вакытта без кичергәннәрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Районнан киткән гуманитар ярдәмнең анда кадәр барып җитмәгәнлеген белгәч, ирем Наил җиңел машинага прицеп тагып, кирәк-ярак әйберләр төяп, үзе юлга чыгып китте. Ул кайтып күренгәнче күзгә йокы кермәде инде. Аллага шөкер, улыбыз белән очрашып бөтен әйберләрне кулына тапшырган. Әнә шулай биш тапкыр янына барып кайтты, – ди ул.
Бала – бәгырь җимеше. Аның шулай икәнлеген аңлау өчен баласы өчен үзәге өзгәләнгән ананы күрү дә җитә. Розалия белән Наил Гайфетдиновларның да һәр сүзендә уллары өчен борчылу, кайгыру ярылып ята. Якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр белән элемтәгә чыга алар, телефоннан аралашу өчен группа төзиләр. Хәрби хәрәкәт зонасындагы егетләр янына гуманитар ярдәм илтүче Кукмара егете Илдар Зәйнуллин белән очрашып азык-төлек тутырылган посылкаларны, көнкүреш кирәк-яракларын, кием-салымнарны аңа китерәләр.
–Илдар белән танышып элемтәгә керүебез бик яхшы булды. Кешелекле, курку белмәс, миһербанлы егет ул. Аена ике тапкыр шунда бара. Тирә-юньнән җыелган ярдәмне балаларның үз кулларына тапшыра, алар белән сөйләшеп хәл-әхвәлләрен белеп кайта, – ди Наил.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Луиза Ананьева.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа