Госман Әгъзамов: «Хезмәтең кешегә файда китерерлек булса, бервакытта да үкенмәссең»
Еллар узган саен өлкәннәр үзләренең шаулы яшьлек елларын ешрак хәтерләрендә яңартырга яраталар.
Әле шушы көннәрдә генә яшьлек дустым, бар гомерен район үзәк хастаханәсендә эшләп күпләрнең ихтирамын яулаган шәхес Владислав Мандрейкин шалтыратып, бер чорларда хезмәт юлларын башлаган хезмәттәше Госман Әгъзамовның олы юбилее якынлашуын искәрткәч уйга калдым. Менә дуслык ичмасам, дип әле эчтән генә соклануымны да белдердем үзләренә. Районыбызның легендар табибы Фарук Сәлах улы Мифтахов белмичә генә эшкә чакырып кайтармаган икән шул аларны.
Күп еллар дәвамында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе тәкъдим иткән хезмәттәшен эзләп юлга чыгып китәргә туры килмәде. Телефоннан Госман белән элемтәгә кереп, очрашырга кирәклеген әйткәч, ул якын көннәрдә район үзәгенә барачагын әйтеп, очрашырга ышандырды. Үз сүзендә тора белгән мактауга лаеклы хезмәткәр икән шул. Бар гомерен районыбыз халкының сәламәтлеге сагында үткәреп, үз халкының олы хөрмәтен яулаган югары категорияле табиб әле ярты гасырга якын эшләве дәверендә меңәрләгән кешенең гомерен саклап калган шәфкать иясе дә.
Мәктәп елларында егет офицер һөнәрен сайларга хыялланып үсә. Үзлегеннән беркадәр хәстәрлек чараларын күрә, спортны үз итә, китапханәдә хәрби темага язылган күп әсәрләр укый. Әмма кулына аттестат алгач, укырга кайсы хәрби уку йортына барырга икән дип уйланып йөргәндә бабасы Әгъзам абзый белән булган сөйләшү аның планнарына үзгәрешләр кертә. Үз гомерендә күпне күргән һәм кичергән бабасы аңа табиб һөнәрен сайларга кирәклегенә төшендерә. Юк, ул аңа үз фикерләрен көчләп такмый, туктаусыз берүк нәрсәне тукып та тормый. Әле дә бабасының, “Хезмәтең кешегә файда китерерлек булса, бервакытта да үкенмәссең, ә гомер ул балакаем бик тиз үтеп китә сизми дә каласың”, -дигән сүзләре бүген дә әле күңеле түрендә саклана аның. Үз вакытында туган авылы Күгәрчендә колхоз оештырган һәм әле авылда беренче авыл советы рәисе дә булган бабасы аңа чыннан да дөрес юнәлеш бирә алган икән бит.
Тулырак газета битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа