Фатыйма апа Сабирова: «Гомер узганга уфтанмыйм»
Күки авылына баргач Фатыйма апа Сабир кызы Сабирова янына да кереп, хәлләрен белеп чыгарга булдык.
Фатыйма апа бик күп еллар ялгызы гына гомер кичерә. Әмма ул үз тормышыннан канәгать, күршеләренә, читтә торучы туганнарына бик рәхмәтле.
-Күршеләрем мине бик хөрмәт итә, үз туганнарыдай күреп хәлләремне белеп торалар, - ди ул елмаеп.
Балачагы аның бик авыр елларга туры килә. Әнисе Вәрәкыя апа аны ялгызы үстереп, аякка бастыра.
-Бик яшьли эшли башларга туры килде, мин 5нче сыйныфта укыганда әни мине ияртеп, Монголиягә киттек. Монголиягә баргач мине мәктәпкә укырга бирде. Кая инде анда мин укый алыйм. Гомер буе авылда торган, гел татарча аралашып өйрәнгән бала рус телен каян белсен ди. Ике тапкыр мәктәпкә баргач, минем үксеп елаганымны күреп, әни мине башка укырга илтмәде, - ди ул көрсенеп.
Анда Фатыйма апа әнисенә булышу теләге белән эшкә урнаша.
- Бәхет эзләп китсәк тә әллә нәрсә бәхетле булып булмады. Шуннан әни кире авылга кайтырга ният итте. Без җыенып кире авылга, әнинең туганнарына кайтып төпләндек. Монда йорт җиткереп яши башладык. Әни, гадәттәгечә, әртильдә эшләвен дәвам итте, мин колхозга эшкә кердем, -ди ул гомер йомгагын сүтеп.
Шунда Фатыйма апа үз парын очрата, Каниф абый белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Аның белән 10 ел бергә бер-берсенә терәк булып яшиләр.
Гөлчәчәк Газизова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа