Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гасырлардан килгән мирас исән - Мәйданнарда гөрли Сабантуй!

Буыннан буынга күчеп килгән күркәм гореф-гадәтләребез дәвам итә.


Бүгенгесе көнне һәрбер төбәк кебек безнең авылыбызда да әби-бабаларыбыздан калган уен, мавыктыргыч чаралар яши һәм яшиячәк. Без моны  әле шушы көннәрдә генә  узган милли бәйрәмебез мисалыннан чыгып та әйтә алабыз. Һәр елның ямьле Сабантуй бәйрәмен барча халык зарыгып һәм сагынып көтеп ала. Авылыбызда узган бу бәйрәмне быел «Авыл көне» дип исемләсәләр дә гадәттәгечә аңа бик күп халык җыйналган иде. Көне яңгырлы булу да бәйрәм рухын сүндерә алмады. Барысы да диярлек тамашаны ахырына кадәр күзәттеләр, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, уйнап-көлеп күңел ачтылар.
Авылыбыз имам-хатыйбы Зыятдин хәзрәт бәйрәмне азан әйтеп ачып җибәрде. Аннары авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Булат Зәйнуллин бәйрәм тантанасын дәвам иттерде. Авыл халкын һәм кайткан кунакларны ул милли бәйрәмебез белән тәбрик итеп күңел түреннән чыккан җылы сүзләрен җиткерде. Беренче чиратта бүгенгесе көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, якыннарын,Гаилә елы уңаеннан 60 ел бергә гомер кичерүче парлар Зыятдин Төхвәтуллин, Рифкать Мингалиев, Харис Гарипов гаиләләренә һәм «Иң чиста капка төбе» конкурсы җиңүчеләренә тантаналы төстә бүләкләр тапшырды. Гадәттәгечә көтеп алган бәйрәмебез уен-көлке, җыр-биюләр белән дәвам итте.
Барлык халыкның көтеп алып яратып карый торган көрәш бәйгесен  быел ике төрле оештырдылар. Берсе Минвәлиевләр тарафыннан бирелгән ике айлык бозауны төп приз буларак бары тик Олы Солтан авылында туып үскән көрәшчеләргә генә бирергә булсалар, икенчесе тәкәгә барлык катнашучы көрәшчеләр дә өмет итә алдылар. Шулай  итеп Минвәлиевләр призына баш батыр Илфир Яруллин ия булды. Ә тәкәне Балык Бистәсеннән килгән көрәшче Инсаф Мөхәммәтҗанов алып китте. Бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Авыл кешеләре аннан бик канәгать калып таралыштылар.


Рамилә Сөнгатуллина.
Олы Солтан авылы китапханәчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев