Зур Мәшләк авылында гармун уйнап кич утырдылар
Гомер гомергә татар халкы кичләрен эштән бушаган арада ял итеп кич утыра торган булганнар.
Әлеге күркәм гореф-гадәтләрне искә алып, шушы көннәрдә Зур Мәшләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчеләре белән берлектә «Капка төбендә кич утыру» чарасын уздырды. Күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә авылдашларга бик ошады. Шушы чарада катнашкан авылдашларга, кайткан кунакларга, күрше авылдан килүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Гармуннан башка кич утыруның матурлыгы да булмас иде. Бәйрәм кичәсен хезмәттәшебез Биектау авылы мәдәният хезмәткәре Равил Әхмәтвәлиев,Таулар авылы клубы хезмәткәре, авылыбыз кияве Газинур Җәләлов, авылыбызның оста гармунчысы Зиннәтулла Мәҗитов, кичке уен уздырабыз дигәч Яр Чаллы шәһәреннән кайткан авылдашыбыз җыр-моңга гашыйк Илфат Заһидуллин, аларның күбәләктәй очып биюче кызлары Талия Заһидуллина аеруча ямьләндерде. Мондый кичәләребез соңгысы булмас әле, әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны без яшь буынга җиткерербез дигән өмет-ышанычта калам.
Дания Афзалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа