Галия апа Нургалиева: «Авырлыкларны, сугыш михнәтләрен күрсәм дә бүгенге көннәремә шөкер итеп, канәгать булып яшим»
Балык Бистәсе табигате белән чиста төбәк саналганлыктан, бездә озын гомерлеләр шактый.
Авырлыкларны, сугыш михнәтләрен күргән әби-бабайларыбыз бүгенге көннәренә шөкер итеп, канәгать булып яшиләр. Өлкәннәр көне алдыннан без шуларның берсе – 102 яшьлек Галия апа янында булдык.
Түбән Тегермәнлек авылында туып-үскән, балачагы сугыш елларына туры килгән Галия апа Нургалиеваны тыңлап торганда күзләргә яшьләр килә.
Юк, ул узган тормыш юлыннан зарланмый, авыр булды, дип тә көрсенми. “Ул чакта без авыл халкы белән бергә идек, шул бердәмлек көче безгә каршыбызда торган барлык киртәләрне җиңәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм”, - ди ул.
19 яшендә аны бригадир итеп билгелиләр, хезмәте җаваплы булса да һичкайчан уфтанмаган.
- Эштән курыкмадым. Кечкенәдән, әти-әни безне эшкә өйрәтеп, эшләтеп үстерде. Хезмәтемне яраткангадыр инде, янәшәмдә булган хезмәткәрләрем белән дә дус-тату булдык, - ди Галия апа.
- Эшләгән өчен күпме хезмәт акчасы ала идегез? - дип сорыйм.
- Берни бирмиләр иде. Черек бәрәңге, алабута, каен кайрысы ашый идек, окоп казыдык. Ул елларны искә алган саен тәннәрем куркудан куырылып килә. Башка кабатлана күрмәсен ул чорлар, - ди ул.
1946 елда Галия апа Мөстәкыйм абый белән танышып матур гына тормыш корып җибәрәләр.Тормыштагы кыенлыкларны бергә җиңә-җиңә, матур гына яшәп китәләр. Мөстәкыйм абый гына озак яши алмый, 20 ел бергә гомер кичергәннән соң мәңгелеккә китеп бара.
Бүгенге тормышыннан ак яулыклы әбиебез бик канәгать.
Гөлчәчәк Газизова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа