Фәрит Садриев : " Әлфәт ул хуҗалыкның әйдәүче механизаторы, күп кенә яшьләребезнең остазы."
“Кама-Агро” хуҗалыгының урак батыры Әлфәт Шәйхетдинов райондашларга яхшы таныш.
Комбайнчы булу теләге анда бик кечкенәдән, 7 нче сыйныфны тәмамлагач Миңнулла абыйсы Галиуллин янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән елларда ук уяна. Кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы техникаларын тирәнтен өйрәнеп, күп белергә, эшләргә теләге ташып торуын күреп, мәктәпне тәмамлагач егетне бригадир ярдәмчесе итеп билгеләп куялар. Бер елдан артык эшләгәч хәрби хезмәткә алына ул. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайткач егет янәдән җиң сызганып эшкә алына. Шул чордан бүгенгә чаклы 43 ел вакыт үтеп тә киткән. Аның күбесе “кыр кораб”лары арасында узган. “Нива”, “Дон” комбайннарында эшләгән елларын ул әле дә күңелле истәлек итеп хәтерендә яңарта. Районыбызга бер-бер артлы заманча технологиядә чит ил комбайннары кайтарыла башлагач та югалып калмый ул, әлеге техниканың барлык нечкәлекләрен үзләштерергә керешә. Әле дә хәтеремдә, районыбыз капкасы дип йөртелгән Олы Елга авылы “Вамин” хуҗалыгына тапшырылгач анда яңа “Акрос” чит ил комбайннары кайтарыла башлады. Күпләр өчен катлаулы тоелган әлеге техниканың серләренә Әлфәт бик тиз төшенә, берничә ел дәвамында әлеге комбайн белән хуҗалыкта призлы урыннар яулый. Озак еллар дәвамында биредә баш механик вазыйфаларын башкарган Фәрит Садриев та аның күп кырлы эшчәнлеген матур сүзләр белән телгә алды:
-Әлфәт ул хуҗалыкның әйдәүче механизаторы, күп кенә яшьләребезнең остазы. Кышын, җәен эштән бушамый, һич кенә дә тик тора торганнардан түгел. Үзенә ни йөкләсәң шуны күңелен биреп, җиренә җиткереп башкарып чыгарга гадәтләнгән. Яз көннәрендә тракторда җир эшкәртеп чәчү чәчсә, җәен комбайнда алыштыргысыз механизатор, бүген дә ул яшьләрчә җитезлек, өлгерлек белән ел әйләнәсе хуҗалык эшләрендә актив катнаша. Урак чорында алдынгылыкны бирми, - дип хезмәтенә югары бәя бирде.
Оста куллы Әлфәт Шәйхетдинов бүген дә авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтеп сафка бастыруда актив катнаша. Киләчәктә дә аңа олы уңышлар юлдаш булсын, диясе килә.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа