Фәнил Яруллин : "Нинди эш йөкләсәң шуны сыйфатлы итеп башкарып чыга"
Күки авылы егете Ринат Ризванов гомере буена терлекчелекне үзенең төп кәсебе итеп санады.
Аны өйдә сирәк очратасың. Ул иртә таңнан торып юлга чыгып китә. Һәр көнне диярлек районыбыз фермерлары аны җир эшкәртү, автомашина белән йөк ташу, терлекчелек биналарындагы механизмнарны төзәтү, яисә төзелеш эшләрендә килеп булышуын сорап чылтыраталар. Ринат гозерне кире кага белми. Бик кирәк булмаса чакырмаслар иде, булышырга кирәк, дип һава торышының нинди булуына карамастан юлга кузгала.
Кечкенәдән авыл җирендә хезмәт чыныгуы алып үскән бу егет авыл хуҗалыгының бар өлкәсендә дә үз көчен сынап карарга өлгергән дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Мәктәп елларыннан атлар карый, аларны сабантуйларына чабышка әзерли. Нәтиҗәдә күп еллар дәвамында сабантуйлардагы ат узышында катнашып җиңү яулый, әти-әнисен сөендерә. Аннары үсә төшкәч яшьтәшләре кебек трактор-машиналар белән нык мавыгып китә ул. Бүгенгесе көнне аның иңендә 35 еллык механизаторлык тәҗрибәсе бар. Нинди эш кушсалар шуны башкара - җир эшкәртә, чәчү чәчә, бик кирәк булганда комбайнга утырып ашлык суктыра, бер сүз белән әйткәндә, универсал механизатор. Аның барысына да кулы ятып тора, бар эшне дә булдыра.
Күптән түгел Таулар авылында йөргәндә Ринатны ферма төзелешендә күреп бер мәлгә аптырашта калган идем. Фермер Фәнил Яруллин аны бирегә еш чакыруын әйтте, ДТ-75 тракторы белән хуҗалык эшләрендә актив катнашуын мактап телгә алды.
-Ринат белән эшләве уңайлы. Нинди эш йөкләсәң шуны сыйфатлы итеп башкарып чыга, эшнең тәртибен белә. Хәлиткеч кызу эш вакытында хуҗалыкта тракторлар җитешмәгәндә, ара ерак дип тормый үз МТЗы белән килеп булыша. Гадел, тыйнак, хезмәт сөючән егет ул, - ди фермер.
Ринатның Таулар авылына килеп булышып йөрүенә быел 4 ел тулган.
Булсын дип йөрүче, үз эшен һәрвакыт күңелгә ошарлык итеп башкаручы, оста куллы кешене һәркем ярата, үз итә шул. Күки авылыннан күп төрле һөнәр иясе Ринат Ризванов та нәкъ шундыйларның берсе.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа