Эш сөйгәнне ил сөяр
Озак еллар терлекчелектә хезмәт куючылар хакында еш кына: “Ул маллар телен аңлый”, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
Бер карашка бик гади тоелган бу сүзләр “Кулон-Агро”хуҗалыгы терлекчелек комплексында эшләүче Илсөяр Сәлахиевага нык туры килә.
Чөнки яшь бозаулар тәрбияләү һәм үз вазыйфаңны зур җаваплылык хисләре тоеп башкару һәркемнең дә кулыннан килми. Терлекчелек комплексының яшь бозаулар бүлегендәге чисталыкны күрсәң исең китәрлек. Бозауларның сәламәт булулары да шуңа бәйле. Шунсыз олы уңышларга ирешүе һич мөмкин түгел. Комплекс җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, 7 айда монда - 600, ә соңгы бер айда 112 баш бозау алганнар һәм аларның барысы да сау-сәламәт булып үсәләр. Боларның барысы да хезмәт кешесенең тырышлыгына, үз вазыйфасын күңелен биреп башкаруына, әлбәттә инде, барлык санитария-гигиена таләпләренең төгәл үтәлүенә бәйле. Аннары кечкенә бозауларны карау кебек бик тә җаваплы. Котлы Бөкәш авылыннан килеп эшләүче Илсөяр Сәлахиева белән аның хезмәттәше, алмашчысы Бикчурай авылы кызы Лилия Әхмәтшинаны монда үз эшләренең остасы дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Чөнки нәни бозаулар яшь балалар кебек еш авырыйлар, шуңа күрә ашату рационын һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Мондый вакытта бозау караучы кызлар халык ысулын киң кулланып үлән чәйләре әзерләп эчертәләр. Дарулар куллануга караганда файдалырак, диләр кызлар.
Коллективта бүген үзен уңай яктан гына танытырга өлгергән Илсөярне күпләр үз итеп өлгергән инде. Ни дисәң дә иңендә дүрт елдан артык яңа хезмәт тәҗрибәсе булуы аңа көндәлек эшендә бик ярдәм итә. Ә гомеренең чирек гасыр вакытын ул сәүдә хезмәтендә уздырган.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа