Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Дамир Ногманов: «Иренмәсәң авыл җирендә дә бер дигән итеп яшәп була»

Районыбызда бүгенгесе көнне иң эреләрдән исәпләнгән Котлы Бөкәш авыл җирлегендә 2022 елда 9 бала дөньяга килде.

 Бу сан алдагы елдагыдан күбрәк. Шулай итеп бүгенгесе көнне 4 авылны үз эченә алган авыл җирлегендә мәктәптә 157 бала белем ала. Балалар бакчасына 42 сабый йөри. 
Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең хезмәт сөючән, тырыш, булдыклы булулары белән башкалардан нык аерылып торалар. Бик күпләр заман рухын тоеп үз эшчәнлекләрен җәелдерә. Әлбәттә инде арада әби-бабаларыбыз мирасын үз итеп күпләр авыл хуҗалыгы тармагын сайлыйлар. Бүгенгесе көнне безнең авыл җирлегендә 7 крестьян фермерлык хуҗалыгы эшли. Алар игенчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерү өстендә нәтиҗәле эш алып баралар. Шуның белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеге хакында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Авыл җирендә яшәүче халык бүгенгесе көнне 359 баш мөгезле эре терлек асрый. Аның 92 се савым сыерлары. Халкыбыз тикмәгә генә сыерлы гаилә сыйлы була, дими шул. Бүген бездә икешәр сыер асраучы 19 гаилә исәпләнә, дүртесе 4 әр баш асрый. Аларның  күпчелеге Тәберде Чаллысы авылына туры килә. Хезмәт сөючән гаиләләрнең һәркайсын санап тормыйча, бүгенгесе көнне үзебездә генә түгел, күп райондашларга таныш булган, хезмәт сөючән Дамир Ногманов исемен атау да урынлы булыр. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Рәшит Нәҗимов,
Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса