Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Чирек гасыр халыкка социаль хезмәт күрсәтү юлында

2024 елда «Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.


Бу хакта аның директоры Фирая Әхмәтҗанова белән әңгәмә үткәрдек.
 - Фирая Гомәровна, үз учреждениегезнең эшчәнлеге белән таныштырыгыз әле.
- Үзәк составында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшли. Учреждение эшчәнлеге социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ел саен үзәк өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, Чернобыль атом электростанциясе авариясен бетерүдә катнашучылар, пенсионерлар, хезмәт ветераннары, хәрби хезмәттә катнашучыларның гаилә әгъзалары булган 500гә якын кешегә хезмәт күрсәтә.
Ел саен өлкән яшьтәге гражданның ярдәмгә мохтаҗ-лыгын ачыклау максатыннан 80 яшь һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны барлау үткәрелә.
Үзәктә «Гарденотерапия», «Скандинавия йөреше», «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе», «Мобиль бригада», «Реабилитация һәм карау мәктәбе», «Мин - кеше» социаль навигаторы», «Ата-аналар белем бирү мәктәбе», «Син ялгыз түгел», «Патриотик тәрбия», «Сәламәтлек көчле кулларда»  кебек инновацион технологияләр кулланып эш алып барыла.
 - «Демография» милли проекты кысаларында сез нәрсәләр эшлисез?
- «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында 2019 елның 1 маеннан Балык Бистәсе муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләү системасын гамәлгә кертү буенча пилот проектны гамәлгә ашыру бара. Өлкән яшьтәге гражданның һәм инвалидның физик халәтен, функциональ статусын, психик сәламәтлеген комплекслы бәяләү үткәрелә. График буенча максатчан төркем гражданнарына даими медицина патронажы үткәрелә.
Шул ук проект кысаларында ел саен планлы дәвалау-диагностика чараларын гамәлгә ашыру максатыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына йөртү гамәлгә ашырыла. 2023 елда 1156 кешене медицина оешмаларына йөртү оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру кысаларында ике кешегә «сиделка» хезмәте күрсәтелә.
- Социаль яктан уңай булмаган гаиләләр белән нинди эш алып барасыз?
- Район территориясендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре социаль һәм демографик хәлне күзәтә, дәүләт ярдәменә мохтаҗ гаиләләр һәм балалар буенча мәгълүмат базасы актуальләштерелә, шул категориядәге булган гаиләләргә ведомствоара социаль патронация системасын формалаштыру буенча эш алып барыла.
Социаль куркыныч хәлдә булган балаларны һәм гаиләләрне ачыклау һәм алдан социаль ярдәм чараларын күрү максатларында консультатив ярдәм күрсәтү өчен участок социаль эше алып барыла.
Бүлек белгечләре ел саен үткәрелә торган «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясендә, шулай ук кичке сәфәрләрдә катнашалар. Бездә «Хокук белгече» клубы эшли, аның максаты-яшүсмерләрнең караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау, балигъ булмаганнарга хокукый белем бирү.
Үзәктә 2021 елдан 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге психик тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем оештырылган. Белгечләр төрле дәресләр үткәрә.
Бүлек эшчәнлеге системасы балаларның караучысыз калу сәбәпләрен бетерү буенча чаралар комплексын тормышка ашырырга, әхлаксыз тормыш алып баручы ата-аналар белән профилактик эш алып барырга, мохтаҗ гаиләләргә балаларга һәм ата-аналарга төрле социаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтәсез?
- Безнең тармак бу игелекле эшкә үз өлешен кертә.  Барлык хезмәткәрләр дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәме күрсәтәләр.
Барлык МХОда кат-нашучыларның гаиләлә-ренә социаль паспортлар рәсмиләштерелгән. 3 махсус хәрби операциядә катнашучыларның  әти-әниләре һәм үз вакытында һәлак булган 5 катнашучының әти-әнисенә бушлай социаль хезмәткәр хезмәт  күрсәтә.
 - Фирая Гомәровна, сезнең хезмәткәрләр конкурсларда катнаша, уңышларыгыз нинди?
- «Доверие-Ышаныч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен төрле конкурсларда катнаша. «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында, мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау буенча социаль-реабилитация эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсында, «Абилимпикс» инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабында, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча республика конкурсында призерлар бар.
   Иҗтимагый совет әгъзасы инициативасы белән 2022 елда безнең «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Анатыш авылы гыйбадәтханәсе настоятеле Денис Васильевич Ветошкин белән берлектә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант бирү конкурсында катнаштылар һәм 497 695 сум акча оттылар. Татарстан Республикасы гранты акчасына күп функцияле мәйданчык, тирбәлешләр һәм таулар, уен карусельләре һәм комлыклары, баскычлар - яхшы балалар мәйданчыгында булырга тиешле барлык нәрсәләр урнаштырылды.
- Сезнең коллективка алга таба да уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев