Цехта аңа тиңнәр юк
Бүгенгесе көнне районыбыз фермерлары арасында ашлык, ит, сөт җитештерү генә түгел, аны эшкәртү белән дә нәтиҗәле шөгыльләнүче бердәнбер эшмәкәр Минзөфәр Исмәгыйловны районыбызда белмәүчеләр сирәктер.
Чыннан да аны бүгенгесе көнне үз төбәгебездә генә түгел, республикабызда күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Әле шушы көннәрдә генә Олы Елга авылына барып чыккач алдагы көннәрнең берендә биредә коллективлары белән иң алдынгы хезмәткәрләре Зөлфирә Хәйретдинованың ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткәннәр икән. Шуңа, җитәкчеләре дә сез бик урынлы килдегез әле, -дип безгә гадәттәгечә көндәлек эшләре, производство нечкәлекләре хакында сөйләмичә, әлеге хезмәт алдынгысы белән таныштырды.
Зөлфирә шушы авылда туып үскән икән, бәхетен дә үз туган җирендә тапкан.Кечкенәдән ятимлектә үскән кыз (11ай булганда әтисез кала) тормышның ачысын-төчесен күп татый. Алар ике бала үсәләр. Әниләре Зәйтүнә апа гомере буена колхоз фермасында савымчы булып эшли. Шулай да балаларына ятимлек ачысын күрсәтмәскә омтылып, ул башкалардан ким-хур булмыйча үссеннәр ,дип яшәргә тырыша. Бер көн диярлек эштән калмыйча тырыш хезмәт куеп, бер ялгызы ике баласына бер дигән төпле тәрбия бирә алган ул.
автор Галим Аман.
Зөлфирә Хәйретдинова җитәкчесе белән. /автор фотосы/
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев