Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • "Библиотөн" аулак өйдә утыртты, фотолар каратты, хатирәләр барлатты

    Кыш белән яз тарткалашкан,җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга("библиотөн"гә) чакырды.

    Күршегә керү,аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда,авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар.Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады.Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән,Наилҗ абый салахутдинов тырышлыгы белән яңартылган фотолар белән таныштырудан башлады. Килгән апалар бер-берсен уздырып,фотода күргән таныш йөзләргә бәйле хатирәләре белән бүлештеләр.Пионер галстугы таккан,ак алъяпкычлы кызлар арасыннан үзләрен эзләп тапканда,аларның күзләрендәге очкыннарны күреп сокландым.Әйтерсең,алар хәзер дә,13-14 яшьлек япь-яшь кызлар.Укыткан укытучыларын,араларыннан бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын сагынып искә алдылар.Хатирәләр әкренләп,авылыбыздан чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен укуга,иҗатлары белән танышуга күчте.Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми,сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел.Шул арада,Гөлфия апа кунакларын түгәрәк өстәл янына дәште. Тәмләп чәй эчкән арада,авылыбызның "Урсай","Шири бабайлар","Матаука" чишмәләрен урап кайттылар.Алар белән бер кичәгә эләгүемә сөенеп,күңел дәфтәремә бик күп хатирәләрне теркәп утырдым.Һэрберсенең күңелендә никадәр хазинә саклана икән бит!Кабат очрашырга сүз куешып,авылдашларым өйләренә таралдылар. Заманында"мең җанлы,яшьнәп торган Әшнәк"нең һәр кешесенең күңел сандыгында нинди генә хатирәләр сакланмый икән бит!Әлеге сандыкны ача алганнары очен Наилҗ абый белән Гөлфия апага бик зур рәхмәт.Истәлекләр еллар шаукымы арасында югалып калмасын өчен,онык-оныкчыкларыгыз белән ешрак уртаклашыгыз авылдашлар!

    Ләйсән Садреева,

    Олы Әшнәк авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: