Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Без түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелдек”.

    “Без түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелдек”.  (Г. Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”).  

     1947 ел. Сугыш беткәнгә 2 ел. Казан күчмә театр артистлары  безнең Күгәрчен авылында язучы Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасын куялар. Әнкәйнең сөйләве буенча бу мин туасы ел була. Артистлар безгә фатирга кергәннәр. Бөек Ватан сугышы чорын күрсәткән бу драма әсәре әти белән әнидә һәм авылдашларда тирән тәэсирле эз калдыра. Чөнки бу тетрәндергеч сугыш вакыйгаларын алар үз тормышларында кичергәннәр. Әсәрнең төп геройлары булган Басыйр белән Фатыйма җырын әти дә, әни дә яраталар иде.

    Безнең әти – Әхмәтшәүкәт Вәлимөхәммәтов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр була, Берлинны алуда катнаша,  Җиңү көнен Чехословакиянең Прага шәһәрен азат иткәндә каршылый. Ул үзенең җиде ел гомерен хәрби хезмәттә үткәрә. 1939-1940 елларда фин, аннан Бөек Ватан сугышында.

    Сугыш әти, әни  гаиләләренә зур афәтләр китерә. Әтинең бертуган абыйсы Фәһим абый аяксыз кайта, энесе- Дәүли абый саусызлана, кайтып озак та тормый үлеп китә, ә икенче бер энесе – Хәсәнша абый сугышта һәлак була. Әнинең өч бертуган абыйсы һәм энеләре сугышта үлеп калган.

    Аяусыз сугыш кешеләрнең киләчәккә булган уй-хыялларын чәлперәмә китерә. Миллионлаган кешеләрнең ятимлеге, аналарның тол калуы- болар бар да сугышы афате.

    Әнинең олы абыйсы Вәгыйз абыйның 3 баласы, энесе Газиз абыйны бер баласы ятим үсәләр. Ватан сугышы кырында ятып калган энесе Харис абый сугышка кадәр Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын яхшы билгеләргә тәмамлый. Әни мине еш кына аның белән тиңләштерә иде. Мин шаярып укуга җиңел караган чакларда: ”Харис абыең укытучы иде, син кем булырсың инде”,- дип шелтәли торган иде. Аның бу сүзләре минем колака керми калмагандыр. Әйләнеш юллар үтеп булсада мин әнкәйнең теләген үтәдем. Әнкәйнең әтисе Галим бабай үзенең өч малаен югалту кайгысыннан  сугыш бетәсе елны вафат була. Ул үзенең тырышлыгы белән сугышка кадәр елларда хәлле крестьян була. Колхозлашу елларында аның атларын, авыл хуҗалыгы техникасын һәм кара-каршы салынган йортын сүтеп алалар. Аны ялланган эшче кулланмаган дип читкә сөрмиләр. Галим бабай сугыш чорында хәрби самолетлар өчен зур суммада фронтка акчалата ярдәм бирә. Бу турыда 60 нчы еллар башында , мин бала чакта, “Социалистик Татарстан” газетасында “Галим бабай” дигән зур мәкалә дә басылып чыкты. Әнкәй аны үзенең сандык төбенә салып куйды (тик вакытлар үтү белән юкка чыкты).

    Сугыш чорында тылда калган әниләргә дә җиңел булмаган. Кыш көне урман кисәргә җибәргәннәр, кырда иген иккәннәр, ындыр табагында эшләгәннәр. Әни бригадир да булып эшләгән. Сугышка кадәр ул Ленинградта 6 ел эшли, тегүче һөнәрен үзләштерә. 1940 елны авылга кайта.  Сугыштан соңгы елларда әнкәй сеңлем Әлфинурны бәби арбасында тартып, мине ияртеп ындыр табагына эшкә йөрде. Үзенә бирелгән ипи паегын  безгә бүлеп ашатканы әледә хәтеремдә. Без үскәндә әни бездә балалар бакчасы тотты, җәен-кышын ындыр табагында эшләде, чөгендер эшкәртте.

    Шушындый авырлыклар күреп бил бөгеп эшләгән карчыкны хөсетле бәндәләр шикаять язып пенсиясез калдырдылар. Әнкәй моны бик авыр кичерде. Пенсияне яңадан торгызырга һәм дөреслекне исбат итәргә шактый көрәшергә туры килде. Ул табигате буенча йомшак күңелле, акыллы хатын иде. Беркайчан кеше белән сүзгә килмәде.

    Сугыш беткәнгә 75 ел  узса да аның әһаңе, яңгырашы безнең күңелләрдә әле дә саклана. Аллаһы Тәгалә сугыш афәтләрен киләсе буыннарга күрергә язмасын, заманалар тыныч, еллар имин булсын.

     

    Җәүдәт Вәлиев.

    фото автора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама