Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бердәм булганда гына таулар күчереп була

     Эшкә килгәндә хезмәттәшем Гөлназ Зарипова шалтыратып Олы Әшнәк авылына барачагыбызны әйтте.

      Шулай итеп без бергәләп юлга кузгалдык. Авылның бүгенге торышы, көнкүреше белән якыннан танышып язмамны тагын да тулыландырасым килсә дә, хыяллар чынга ашмады.Авыл җирлеге хезмәткәрләре, күрәмсең, аны кирәк дип санамады. Югыйсә, алар белән берлектә әзерләнгән материалларыбыз тагын да тулырак һәм эчтәлеклерәк булыр иде. Шуңа күрә бу авылны без үзебез генә барларга булдык.

    Авылда эшкә уңган,тырыш халык яши. Ни кызганыч, күңелне әрнетеп авылда ялгыз, буш йортлар шактый күренә. Авылның нәкъ уртасында халыкка зур бер кибет хезмәт күрсәтә, мәчеттән матур итеп азан тавышы ишетелде. Урамда халык күренми диярлек, димәк авылда яшьләр дә юк.

    Мин  Олы Әшнәк җирлегенә килгәнмен икән,  озак еллар шушы авылда гомер кичерүче Гүзәлия апа белән Рушан абый Газизовлар гаиләсенә кунакка керми китә алмадым.

    Килеп керешкә Гүзәлия апа йөгерә-йөгерә чәй хәстәрләп алды, ул пешергән хуш исле коймаклардан авыз итә-итә әңгәмәбезне башлап та җибәрдек.

    –39 ел кайнана белән яшәдем,–дип башлады ул сүзен. –Кайнанама бик рәхмәтлемен, кулыннан килгәнчә ярдәм итте, ашарга да пешерде, йорттагы эшләрне дә башкарды, балаларны да карашты. Рушан да, мин дә иртәдән кичкә кадәр эштә идек, кайнанам мине бик яратты, беркайчан да караңгы йөзен күрсәтмәде. Бервакытта  ару-талуны белмәде, зарланмады, тормышның бары матур якларын гына күрә белә иде ул. Бервакыт Рушан белән киңәштек тә авылдан йорт сатып алып, аерым чыгыйк дип уйлаштык. Кайнанам Нәсимә  моны ишетү белән: “Китә калсагыз мин дә сезнең белән китәм”, дип елый ук башлады. Шулай дип үксегән кешене ничекләр калдырып чыгып китәсең инде, сеңлем? Ул 39 ел күз йомып алгандай узды да китте.

    Гүзәлия апа тумышы белән Зәңгәрле авылыннан. Әтисе Миңнемулла абый гомере буе “Чулпан” хуҗалыгын җитәкли, әнисе Мәрьям апа балаларга белем бирә. Гүзәлия апа исә әби белән бабасын яратканга күрә алар янында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары белем алырга дип шәһәргә юл тота.

    Аның беренче эш урыны Казан шәһәренең “Татэнергострой” оешмасыннан башлана. Анда ул 2 ел дәвамында ташчы булып хезмәт куя. “Хезмәте авыр булса да авырыксынмадык, яшь чак, бригадада кызлар күп иде”,–дип искә алды ул үзенең яшьлек елларын. Шул вакытта Рушан белән танышып киттек, 2 ел матур гына йөргәннән соң тормыш корып җибәрдек. Шулай итеп мин Казаннан Рушан абыеңа ияреп Балык Бистәсенә кайтып киттем.

    –Районга кайтканыгызга үкенмисезме, Гүзәлия апа?

    –Һич кенә үкенмим. Рушан белән 3 бала тәрбияләп үстердек. Барысына да белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырдык. Рушан гомер буе җаваплы эшләрдә эшләде. Үзем авыл хуҗалыгында хисапчылык эшләрен алып бардым. Соңгы елларда Госстрахта эшләп лаеклы ялга чыктым. Анда эшләгән чакларымны искә алсам, әле дә күзләремә яшь килә. Мин бөтен нәрсәне күңелемә якын ала торган кеше. Авыл кешесенең йорты янса да, мал-туары үлә калса да аларның кайгыларын үз йөрәгем аша уздырам. Кулымнан килгәнчә ярдәм  итәргә тырыштым. Үз эшемне яратып башкардым. Раушаным да шундый. Авыл җирлеге рәисе булып эшләгән чакларында йокысыз төннәре күп булды. Авылга газ үткәргән вакытларда ул авыл халкы өчен борчылып, җан атып йөрде. Минем кайнатам да шундый олы  йөрәкле кеше иде.Ул авылыбызда мал табибы булып эшләде.Ни кызганыч, кайнанам да, кайнатам да бакыйлыкка күчтеләр.Урыннары оҗмахта булсын, – ди Гүзәлия апа.

    48 ел бергә гомер кичерүче әлеге гаилә бүгенге көндә дә тату, үрнәк булып, маллар асрап, тулы тормышта гомер кичерәләр. Күреп торам, тормышларыннан Рушан абый да бик канәгать.”Балаларыбыз, оныкларыбыз кайтып торалар. Кирәк чакта ярдәм итәләр. Гүзәлия апаң белән шуларның уңышларына сөенеп яшәп торабыз,” –ди ул.

    –Яшьләргә нинди киңәшләрегез бар?

    –Бер-берләрен хөрмәт итеп, кадерләп яшәсеннәр иде. Бары бердәм  булганда гына тормыштагы авырлыкларны җиңеп булачак.

    Шулай, бердәм булганда таулар да күчереп була.Әлеге гаиләгә дә гомер юлларында бик күп авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килгән. Ләкин алар ул кыенлыкларны җиңәргә үзләрендә көч тапканнар. Һәм менә бүген алар бәхетлеләр рәтендә.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    фото автордан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама