Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • БЕРДӘМ, АКТИВ БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘЛӘР

    Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәп базасында балалар өчен оештырылган җәйге лагерьның да санаулы көннәре калып бара. Бүген анда беренчедән алып бишенче сыйныфка кадәр булган 130 лап бала ял итә.

    Биш отрядка бүленеп, төрле чаралар, бәйрәмнәр, бәйгеләр оештырып көннәрне күңелле һәм файдалы үткәрә алар. Отряд исемнәре дә нинди бит: “НЛО”, “Дельфин”, Звезда адреналин”, “Звездочки”,  “Смешарики” - заманча, матур яңгырашлы. Һәр төркемдә икешәр әйдаман эшли. Алар сигезенче сыйныф укучылары, үзләре яшь армиячеләр дә әле. “Балалар актив, чараларда катнашалар. Россия, яшь армиячеләр көненә багышлап бәйрәмнәр оештырдык. ГИБДД, МЧС хезмәткәрләре белән очрашу да бик кызыклы үтте. ГТО нормативлары буенча ярышта да балалар бик теләп катнашты”,-ди лагерь җитәкчесе Рөстәм Гобәйдуллин.  Моннан тыш анда “Мистер мисс лагеря”, “Точь в точь”, “Зарница” бәйгеләре дә  оештырылган икән…

     

                                                            Гөлназ Зарипова.

    (Тулы вариантын «Авыл офыклары» газетасыннан укыгыз)

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама