Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр якташ яшь талантлар белән очрашты

24 октябрь көнне Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә яшь якташ талантларыбыз белән очрашу кичәсе узды.

Очрашуга якташ яшь талантлар - «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән китап авторы,«Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе- Алинә Бикмуллина , Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Бөртекләп җыелган гомер» китабы авторы- Дания Нәгыйм-Галәветдинова , журналист, радио һәм телевидение тапшырулары авторы, алып баручы Раил Садретдинов чакырылган иде. Кичәдә "Аксакаллар шурасы" вәкилләре, аксакаллар , китапханәчеләр катнашты. Кичәне танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйхов алып барды. Очрашу барышында  яшь талантлар киләчәккә планнары, иҗатлары турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матур шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, шигырьләрен дә бүләк иттеләр. Балык Бистәсе район үзәк китапханәсе җитәкчесе Рәхимә Рәшитовага, Вазыйх Фатыйховка рәхмәтләрен дә җиткерделәр. Кичә бик җылы мөгалләмәдә үтте.    

 

Автор: Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса