Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе пенсионерлары күңелсезләнеп утырмыйлар

    Балык Бистәсе районы пенсионерлары илдә булган вәзгыятьтә карамастан, күңелсезләнеп утырмыйлар.

    Өйдәге эшләр күп булса да, телефон һәм компьютер аша аралашуларын дәвам итә алар. Сәламнәр алмашалар, бер-берсенә төрле файдалы киңәшләр, кызыклы фоторәсемнәр, видеороликлар җибәрәләр, туган көннәре һәм бәйрәмнәре белән котлыйлар. Алар районның мөһим яңалыклары һәм хәбәрләре белән дә уртаклашалар, район социаль яклау бүлеге, хакимият хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

    «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел..» республика проекты кысаларында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Анатолий Автономов шундый ук исемдәге концерт программасына сценарий язды, шулай ук шигырьләр иҗат итте. Ул ватсап аша җирлекнең җирле бүлекчәсе Советы һәм Пенсия фонды Идарәсенең район бүлекчәсе белән элемтәдә тора. "Без, өченче буын өлкәннәр, оптимистлар. Мәхәббәт һәм сабырлык  бу сынауларны җиңәргә ярдәм итәчәк",-дип язып барлык өлкәннәргә хат җибәргән. «Калинушка» ветераннар хорында катнашучы буларак, хор чатына котлаулар, киңәшләр һәм файдалы мәгълүмат җибәреп тора.

    Хор җитәкчесе Людмила Смолина шулай ук хорда катнашучыларга шалтыратып хәлләрен, сәламәтлекләрен сораша, ватсап аша хор чемпионатында дистанцион аралаша. Ә хорда катнашучылар өйдә үзләренең яраткан җырларын башкарып яздыралар, ул язмаларын танышларына, туганнарына җибәрәләр. 

    «Сәламәт бул" («Будь здоров») клубы спорт тормышы үзизоляцияләү вакытында да дәвам итә. Җитәкчебез Нина Мусина безгә кирәкле мәгълүмат бирергә тырыша. Күңелсезләнеп утырмасыннар өчен  безгә биремнәр, җыр видеороликлары җибәрә. Игелек атнасы кысаларында игелекле эшләр эстафетасын оештырып җибәрде ул. Анда клубның барлык хатын-кызлары да катнаша ала. Мәсәлән, үсентеләр утырту, бакчадагы эшләр, өйдә ипи пешерү, бәйләү буенча мастер-класс үткәрергә була. Болар барысы да видеоага төшерәбез дә, чатка куябыз.

    Клуб хатын-кызлары спорт залында һәм бассейнда үтәсе дәресләр урынына атнага ике тапкыр өйдә фитнес белән шөгыльләнә. Тренерыбыз Ольга Куприянова безгә күнегүләрнең видеороликларын яздырып җибәрде. Һәр хатын-кыз әлеге күнегүләр комплексын билгеләнгән вакыт аралыгында башкарырга тырыша. Тренер киңәше буенча, без видеороликларны бер-беребезгә тапшыру эстафетасы рәвешендә төшердек. Һәм Ольга Николаевна аларны бер роликка берләштерде дә, безнең чатка һәм инстаграмга куйды. Шулай ук фитнес белән гомуми шөгыльләнү өчен видеороликлар әзерләделәр, алар гомуми спорт флэшмобына керделәр. Әлеге клубка йөрүче хатын-кызларыбызның күбесе оныкларына дистанцион укырга булыша. Мөмкинлек булганда бакчада эшлиләр. Шулай ук фитнес белән гомуми шөгыльләнү өчен видеороликлар да әзерләделәр, алар гомуми спорт флэшмобына керделәр.

    Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Иҗат чишмәсе» шигырь сөючеләр клубы әгъзалары өйдә җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен укып видео яздырып шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар. Мин өйдә бию белән шөгыльләнергә тәкъдим итәм аларга, чөнки барысы да яхшы бииләр.

    Без барыбыз да тиздән үз коллективларыбызда җыелырбыз һәм кызыклы актив тормышыбызны дәвам итәрбез, дип ышанабыз.

     Светлана Кутлина.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама