Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә электр энергиясен кулланучылар көннән-көн күбәя

    Энергетиклар көне - ул электр челтәре һәм җылылык бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Аларның эше бик үзенчәлекле.

    Ару белмәс хезмәтләре белән алар безне иң кирәкле әйберләр - ут һәм җылы белән тәэмин итәләр. Бәйрәм көннәрендә район электр челтәре хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштык.

    Бүген 54 кешедән торган коллективны Ринат Хәмидуллин җитәкли. Агымдагы елның күрсәткечләре буенча тугыз район арасында бу оешма беренче урында бара.

    -Районда яңа йортлар, объектлар төзелеп кенә тора. Электр энергиясен кулланучылар көннән-көн күбәя генә. 2015 елда 6-7километр ераклыкта 10 киловольтлы һәм 6,3 километр 0,4 киловольтлы электр тапшыру чыбыклары суздык, 9 подстанция төзелдек. 0,4 киловольт 3 километрдагы электр линиясе төзекләндерек. 220 шәхси кешегә, 25 юридик затларга абонент тоташтырдык. Трансформатор подстанцияләрендә электр күрсәткечләрен ерак арадан алына торган прибор куйдык,-диде җитәкче.

    Балык Бистәсе электр челтәре 11500 шәхси кешегә һәм 350 юридик затларга хезмәт куя. Агымдагы елда үткәргеч линияләрендә капиталь ремонт үткәрелгән. Подстанцияләрдә өч яңа трансформатор алыштырылган. Анатыш авылы янындагы яңа поселокка электр чыбыклары сузылган. Ел ахырына кадәр тагын ике километрга кадәр ут сузуны планлаштыралар алар.

    Балык Бистәсе участокларында планлы һәм ремонтлы эшләрне Андрей Мозохин җитәкчелегендәге коллектив башкара. Аның составында Александр Фирсов, Айдар Галиев, Илдар Закиров кебек яшь һәм энергиясе ташып торган егетләр хезмәт куя. Балык Бистәсе ике - Балык Бистәсе һәм Котлы-Бөкәш челтәр биләмәсеннән тора. Котлы-Бөкәш участогын Илшат Шакиров җитәкли. Аның кул астында электромонтерлар Фәнил Низамов, Альберт Иминов, Раил Галиуллин республикакүләм мөһим чараларда да актив катнашалар.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Тансылу Миңһаҗева.

    Гөлназ Зарипова фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: