Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе тарихыннан...

    Халык элек-элетән тормыш көнкүреш өчен уңай булган урыннарны сайлаган, кала-авылларны елга-су буйларына корырга тарышкан. Балык бистәсе урынында ХII гасырда ук болгарлар яшәгәннәр.

    Казан Ханлыгының Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы белән урыс халкының болгар-татар җирлегенә күпләп килүе, шул исәптән Чулман буйларына утыру башланган. Бу вакытта кёпчелек җирле халык балыкчылык белән шөгыльләнгән. Новгород, Тула, Калуга якларыннан күчеп килгән халык арасында һөнәрчелек киң таралагн була.
    XVI гасырда, күп кенә җирләр белән беррәттән, Балык бистәсе дә патша Борис Годунов милке буларак языла. Крестьяннар балык тотып оброк түләргә тиеш булалар. Алар махсус фәрман буенча, "Патшаның бакчалы күлен" ясыйлар. Анда кырпы (белуга), керкә (форель), мәрсин (осетр) балыкларын үрчетеп, патша сараена озатканнар.
    Балык бистәсе һөнәрчеләре белән дә дан тоткан. Алар көмештән, башка материаллардан балдак, йөзек, беләзек, муенса һәм башка бизәнү әйберләре ясаганнар. Волга аша су юлы белән килеп зур сәүдәгәрләр бизәнү әйберләрен сатып алып, чит илләргә дә алып китеп сатканнанр. Бигрәк тә Яриннар династиясе бик танылган, чөнки алар 350 ел дәвамында көмешчелек осталыгының серләрен нәселдән-нәселгә калдырып килгәннәр. Захарий Кубарев исемле сәүдәгәрнең елына 100 сум акча әйләнеше бирә торган үз кибете булган. Ул чит илләр белән бәйләнештә торган асыл ташларны махсус Австралиядән алып кайтып, ювелир әйберләрен Германиягә, Америкага илтеп сата торган булган. Екатеринаның унберенче таҗы безнең осталар койган көмештән ясалган. 1902 елда Санкт-Петербургта үткәрелгән күргәзмәдә безнең ювелирлар иң югары бүләкне яулап алалар. Аларның кул хезмәте хәзер дә күп кенә музейларда сакланып килә.
    XVII гасырда хатын-кызларыбыз кулдан үргән челтәрләр белән дан тотканнар. Дон-Урай авылына графиня Донуарованы ссылкага җибәрәләр һәм ул бу эшне үз канаты астына ала. Кызларны бу һөнәргә 8 яшьтән өйрәткәннәр. Челтәрләрне аерым бер өйгә җыелып үргәннәр. Бездә үргән челтәрләрне чит илдә дә яратып алганнар. Чөнки алар Брюссельда үрелгән атаклы кул эшләренә торырлык булган. Чикагода үткәрелгән дөньякүләм күргәзмәдә безнең челтәрләр югары бәяләнгән.
    Шулай ук агач эшкәртүчеләрнең дә даны еракларга таралган булган. Яңа Арыш авылы тирәләре мең яшәрлек имәннәр белән капланган була. Шул имәннәрдән 200 литрлы кисмәкләр әзерләп сатканнар. Әлеге урманда үскән имәннән Санкт-Петербургтагы Эрмитажның һәм Казандагы опера һәм балет театры ишекләре ясалганы мәгълүм.
    XIX гасыр башында инде Балык бистәсе бөтен бер губернада икътисади яктан тотрыклы иң бай авылларның берсе булган. Лаешлылар шаярып кына аны "Мәскәү" дип йөрткәннәр. Һәр дүшәмбе биредә базар шаулаган. Анда ерак төбәкләрдән килгәннәр. Биредә җаның ни тели шуны сатып алырга мөмкин булган.
    Балык бистәсе район үзәге булып 1927 нче елда оеша. Бүген районда 26742 кеше яши. Шуның 79 проценты татарлар, 20 проценты руслар, калган 1 проценты төрле милләт вәкилләре. Районда, нигездә, авыл хуҗалыгы өстенлек итә. Балык бистәсе 9 Советлар Союзы Герое, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиевне биргән. Без-якташ язучылар, артистлар, рәссамнар, композиторлар белән чын мәгънәсендә горурлана алабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: