Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында оста куллы кешеләр яши

    Техника яратучылар, үзләре дә мини-тракторлар, ясалма "буран"нар җыючы, оста куллы кешеләр яши безнең районда. Анатыш авылыннан чыгып, район үзәгенә таба үргә менгәндә бер йорт каршындагы ясалма тракторга игътибар итмичә калмыйсың. Җыйнак, матур, башка техникага охшамаган ул. Шушы көннәрдә без дә әлеге техниканың ясалу тәртибе белән танышып кайттык.

    - Кечкенә вакыттан ук техника белән кызыксына идем мин. Сигезенче сыйныфта укыганда абыем Расих белән аэрочана ясадык. Ул өч чаңгылы иде. Моторы арттагы вентиляторны әйләндереп, чананы хәрәкәткә китерә, - дип сүзне башлады язма героем Әнәс Хәйретдинов. Кечкенә трактор ясау теләге аның күптәнге хыялы икән. Шушы көннәрдә ул аны тормышка ашыра. Мини-тракторны җыеп чыга. Двигателе, урындык, руле Ока машинасыныкы. Капоты иске МТЗ тракторыннан алынган. Трактор алдына торбадан кар эттергеч җайланмасы беркеткән. "Аның белән кыш буе капка төбен чистарттым. Бик җайлы техника",-ди ул. Шуннан соң тагын да илһамланып китеп малаена "Буран" ясаган. Бер атна төзелеше турында уйланып йөргәннән соң эшкә тотына Әнәс абый. Велосипед руле алдагы ике чаңгыны борып йөрергә ярдәм итә. "Дружба" моторы тимер башмакларны хәрәкәткә китерә. Әтисенә беренче сыйныфта укучы малае Айгиз дә булыша. Аның янында бөтерелеп йөреп, кирәкле ачкычларны алып, биреп тора.

    Гөлназ Зарипова.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: