Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районында котыру авыруы очраклары күбәйде

    Район санитария һәм ветеринария службалары хезмәткәрләре хәбәренә караганда, быел районда котыру авыруының беренче очрагы теркәлде.

    Шушы көннәрдә генә Котлы Бөкәш авылында берәүнең 9 айлык бозавында котыру авыруы билгеләре табылганнан соң баш белгечләр җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Авыл җирлегендә котыру авыруын кисәтү максатыннан шәхси хуҗалыкларда 130 терлек, 65 эт, 97 мәчегә вакцинация ясалган. Хуҗасыз эт, мәчеләрне аулау башланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: