Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы Ямаш авылы шәллләр бәйләүчеләр белән данлыклы

    Эш юк, дип зарланып, тормыш авырлыгын заманага сылтаучылар күбәйде. Кулыннан эш килгән, тырыш кешеләр кайда да югалып калмый, югыйсә.

    Авыл җирендә мал-туарын асрап, кул эшләре белән шөгыльләнеп яхшы гына тормыш итүчеләр бик күп. Ямаш авылында да андый тырыш гаиләләр аз түгел. Шушы көннәрдә Дилбәр һәм Рәмис Хуҗагариповлар гаиләсендә булып кайттык.

    Алар икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскәннәр. Яшьтән эш белеп, һөнәрләр үзләштереп, булганның кадерен белеп, тормыш итәргә өйрәнгәннәр. Бүген дә тырышып, үз көчләре белән көн күрәләр. Эштән курыкмыйлар, нәрсәгә тотынсалар да җиренә җиткереп башкара торганнардан алар. Дүрт савым сыеры, ике тана асрыйлар. Иртән икесе дә маллар янына чыгалар. Дилбәр сыерларны сава, Рәмис малларга ризык куя, су бирә, асларын җыештыра. "Агротехник техникумда укучы улым ялларга кайткач, миңа җиңелрәк була. Ул әтисе янында булышып йөри. Мин өй эшләрен карыйм",-ди Дилбәр апа. Мал асрагач аның файдасын да күрергә кирәк бит әле. Берничә ел элек сөт-каймакны Казанга алып барып сата торган булганнар. Алексеевскийдан килүче сөт җыючылар хәзер өйгә килеп алып китәләр икән. Районда да аларның сөт ризыкларын соручылар бар. Аларны да тәэмин итәләр.

    Шулкадәр малны туендырырга да кирәк бит. Унике гектар пай җирләре бар икән аларның. Анда печән үстерәләр. "Малларга ашатырга җитә. Икмәген сатып та, эшләгәнгә дә алабыз",-ди хуҗа. Рәмис үзләренең Т-25 тракторы белән печәнне чаба, җыя. Төргәккә салуны гына башкаларга куша. "Улларыбыз яшь булсалар да бик булышалар. Раил беренче сыйныфта гына укыса да бөтерелеп эшкә булышып йөри",-ди Дилбәр апа.

    Һөнәр-утта янмый, суда батмый торган хәзинә

    Дилбәр мамыкчылар, Рәмис терлекчеләр гаиләсеннән. Дилбәрнең әнисе Сатирә апа авылның иң оста шәл бәйләүчеләрнең берсе булган. Бу һөнәрне яхшы белеп үскән кыз бүген дә бәйләү белән шөгыльләнә. Гаилә бюджетын тулыландырырга анысы да ярап куя. Айга ике шәл өлгертәләр, шуның янәшәсендә өчпочмаклы шәл, оекбаш, бияләй да бар. Гаиләдә берсе дә эшсез утырмый. Тормыш иптәше Рәмис мамык шапылдатса, Дилбәр эрли, бәйли. "Элек машина ярдәмендә айга биш-алты шәлне бәйләп бетерә идек. Хәзер кулдан бәйлибез",-ди алар. Заманында Волгоградка кадәр барып мамык алып кайта торган булалар. Хәзер район үзәгеннән сатып алалар. Заказ булган шәлләрне биш меңгә бәйләп бирәләр. Оекбашлар-500, бияләй-200-300, башмаклар 300 сум тора. Кечкенә балалар өчен дә оекбашлар бәйлиләр.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Гөлназ Зарипова.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: хезмәт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: