Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе егетләре хәрби хөнәрен сайлап алалар

    Әлеге егетләр Илдус Әхмәтҗанов белән Булат Нәбиуллин Балык бистәсе гимназиясенең 2013 елгы чыгарылыш укучылары.

    Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егетләрнең хыяллары да бер-хәрби булу. Әнә шул теләк белән Илдус документларын Воронеж шәһәрендәге Н.Е.Жуков һәм Ю.А.Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясенә илтә.

    Бүгенге көндә ул икенче курста укый, шул ук вакытта хәрби хезмәтен дә дәвам итә. Дисциплинаны яраткан, принципиаль егетне кече сержант дәрәҗәсендә отделение командиры итеп билгелиләр. 2014 ел аның өчен икеләтә истәлекле була. Илдус Әхмәтҗанов Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән җиңү парадында катнаша һәм медаль белән бүләкләнә.

    Ә Булат Нәбиуллин исә хәрби академиягә килгәнче, Ватан алдындагы бурычын үтәүне үз алдына максат итеп куя. Данлыклы Севастополь шәһәрендә хезмәт итә ул. Урта диңгез буйлап "Новочеркасск" хәрби кораблендә бик күп илләрне гизә егет. Акыллы, белемле һәм тәртипле булуы белән иптәшләре, хезмәттәшләре арасында дәрәҗә яулый. 2014 елның 17 апрелендә Россия Федерациясенең Оборона Министрлыгының "Крымны кайтару өчен" медале белән бүләкләнә.

    Хәрби хезмәттән кайткач Булат күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби-диңгез академиясенә укырга керә. Бүгенге көндә ул беренче курста укый.

    Егетләр икесе дә яңа ел алдыннан кыска вакытлы ялга туган якларына-районыбызга кайттылар. Хәрбиләрчә төз гәүдәле, киң җилкәле егетләребез тагын да ныгып, җитдиләнеп киткәннәр. Үзләренә тартып торган сөйкемлелек, елмаюлы карашлары гына һаман да шул.

    Үз дигәннәренә омтылган, тырыш егетләребез сынатмаслар, киләчәктә әти-әниләренең, илебезнең горурлыгы булып танылырлар әле.

    Фәрвәз Каюмова.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: