Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистә егетләре армия сафларына китәләр (ФОТО)

    Россия Федерациясе Кораллы көчләренә язгы чакырылыш старт алды.

    Быел безнең районнан армия сафларына алтмыштан артык егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр. Ә бу чакырылыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына туры килүе белән үзенчәлекле. Ул яшьләребез өчен мәртәбә дә, зур җаваплылык та өсти.

    Кичә район Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары,югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.

    ....Тиздән солдат формасы киячәк егетләр тантаналы музыка, алкышлар астында сәхнәгә чакырылдылар. Беренче булып аларны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балык бистәсе районы буенча бүлеге началнигы Фәрит Ваһапов сәламләде. Ул яшләрне Геройлар Ватаны- Балык бистәсе егетләре данына тап төшермичә хезмәт итәргә өндәде. Бер елдан изге бурычларын намус белән үтәп, исән сау килеш, ныгып, чыныгып кайтуларын теләде. Аннары хәрби комиссар күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Вячеслав Улановны сәхнәгә чакырды. Якташыбызга "За участие в военном параде в Денҗ Победы" медален тапшырды. Вячеслав үз чиратында яшләрне лаеклы хезмәт итәргә чакырды.

    Бу көнне дин әһелләре дә яшләребезгә үз фатихаларын бирделәр. Ә үзешчән артистлар дәртле-моңлы җырларын бүләк иттеләр.

    Илгиз Җамалиев.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: