Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык ашы пешерүнең үз серләре бар

    Балык бистәсендә Сергей Бибаковны белмәүчеләр сирәктер. Унике еллап балыкчылар бригадасында эшләгән. Соңгы вакытта балык заводында тозлаучы вазыйфасын башкара.

    Ул балыктан бик күп төрле ризыклар әзерли белә. Тозлый, киптерә, ыслый, ашын пешерә. Мине бигрәк тә балык ашы пешерү серләре кызыксындырды. Аны әзерләү җиңел, әмма тәмле пешерү өчен кайбер алымнарны белү мөһим.

    Без бер төрле балыктан аш әзерләргә гадәтләнгән. Оста әйтүе буенча, кыйммәтле өч төрле осетрчалы балыклар кирәк икән. Мәсәлән, берщ, лещь, стрелец сортларын бергә салып пешергәндә бермә-бер тәмлерәк булачак. Алты кешелек аш пешерү өчен 4-5 килограмм балык, бер баш суган, биш литр су, унбиш төелмәгән борыч, берничә бәрәңге кирәк.

    Казанга су салабыз, аңа ярты шырпы кабы зурлыгында туралган бәрәңге, дүрткә бүленгән суган, бер аш кашыгы тоз өстәп, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, соры күбеген генә алып, шулпаның тозын татып карыйбыз. Һәм ике лавр яфрагы, бер зонтик укроп салып сүрән утта кайнатабыз. 20 минуттан соң балыкларны салабыз. Балыкны таралып китмәсен өчен барлап торабыз. Пешкәч тә балыкны шулпадан алып куярга кирәк. 40 минуттан соң аш әзер була.

    Оста әйтүе буенча, аны ашау үзенчәлеге дә бар икән әле. Шулпаны бер тәлинкәдә, бәрәнгесен икенчесенә, ә балыкны өчече савытка салып ашау кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: