Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балалар бәхете ата-ана бәхетеннән башлана

Кышкы кич. Яшьләр клубка җыена. Кәүсәрия янына иптәш кызы керде дә алар шул якка таба киттеләр. Кинәт каршыларына бер машина килеп туктый.

Аннан бер көтү егетләр чыга да Кәүсәрияне машинага утыртып алып китәләр. Кыз эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала, сикереп төшмәкче була. Егетләр аны җибәрмиләр. Кызны Фәннур яшәгән йортка алып киләләр. Өйдәгеләргә егет өйләнергә теләү ниятен алдан ук әйтеп куйган була. Кызның әтисеннән дә ризалык соралган. Тик Кәүсәриянең генә иртә кияүгә чыгасы килми. Ул күп уйлап тормый туган йортына кайтып китә. Фәннур аның артыннан барып, Кәүсәриягә үлеп гашыйк булуын, аңа өйләнергә теләүен әти-әнисенә әйтә. Шул сүзләрдән соң гына кыз ризалык бирә. Яңа Арыш авылында тагын бер яшь гаилә - Кәүсәрия һәм Фәннур Зиятдиновлар гаиләсе туа. Алар бергә утыз ике ел гомер кичерәләр.

-Кәүсәрияне бер күрүдә үк ошаттым, гашыйк булдым. Ул минеке булачак, дип сүз бирдем. Аның белән таныштым. Аннары армия сафларына хезмәт итәргә киттем. Хатлар алыштык, ул минем кайтуымны көтте. Бер ел очрашканнан соң аңа тәкъдим ясадым. Ата-анасының ризалыгын алдым. Ә кызларыбызны кызык өчен генә урлап алып кайта идек. Шул елны авылда унбер пар гаилә корды,-дип сөйләде Фәннур.

-Без өйләнешкәндә миңа егерме яшь иде. Күңелле туй уздырдык. Тормыш иптәшемнең әти-әнисе мине яхшы каршы алды. Әти-әни, карт әби, иремнең кыз туганы белән бергә яшәдек. Ул вакытта ашарга пешерә белми идем. Бу эшкә кайнанам өйрәтте. Ул балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Алар белән бергә ун ел тату гомер иттек. Әни үтенече белән туган йортыма күчендек. Ул вакытта кияүгә чыгарга теләмәсәм, хәзер сөенеп туя алмыйм. Менә дигән тормыш иптәшем бар минем. Фәннур җайлы, тыныч, йомшак күңелле. Эшсез бер минут та тора алмый. Күп еллар буе маллар табибы булып эшли. Җәй айларында ферма мөдире дә, сөт саву операторын алыштыручы да ул,-дип сөйләде үз гаиләсе турында Кәүсәрия.

Әллә язмыш шаяруы, әллә туры килү генә язмам геройлары икесе дә гармунчылар гаиләсендә туган. Ә гармунчылар күңелле, шаян халык. Көй һәм җырга мәхәббәт аларны гомер буе озатып барган. Кәүсәриянең эше дә мәдәният белән бәйле. Ул егерме алты ел Яңа Арыш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхет