Бәдриевләр гаиләсе Күки авылында үрнәк гаиләләрнең берсе
Дөресен әйтергә кирәк, бар яктан да килгән, тырыш хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган, балаларына менә дигән ныклы белем, төпле тәрбия бирә белгән, әле дә матур, тыйнак тормыш рәвеше алып баручы парларны хәзер урыннарда сирәк очратырга мөмкин.
Юлсубино авылында редакция заданиесе белән йөргәндә, инде күптән сорап үткәргән югарыдагы күркәм сыйфатларга ия булган шәхесләрнең үзләрендә барлыгы хакында телефоннан Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов хәбәр иткәч, юл уңаена шунда кагылып чыгарга булдык.
Менә нинди тик торуны белми торган актив алар безнең өлкәннәребез. Инде гаилә башлыгы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөрүенә карамастан, иртәдән үк чыгып бакчаларына тирес ташый иделәр. Безне күргәч икесе дә эшләрен ташлап, якын туганнарын каршылагандай сөенеп, инде өйгә керергә әзерләнеп йөри идек, бик вакытлы килгәнсез кунаклар, әйдәгез керегез, дип безне икәүләшеп өйгә чакыра башладылар. Бу мактаулы гаилә белән элек тә бераз таныш булганга, сүзебез тиз ялганып китте. Гаилә башлыгы Равил Гыйлметдин улы белән Флера Газизҗан кызы Бәдриеваларның бу елда гаилә коруларына 63 ел тулган икән. Аларның үзара дус-тату булып, бер-берсен күз карашларыннан аңлап яшәүләренә чыннан да сокланырлык. Аннары, авыл җирендә яшәүләре, гомер итүләре аларга да сугыштан соңгы авыр елларда җиңел булмагандыр. Кайсысыннандыр бер туганнардай яшәдек, дигән сүзне ишеткәч, бер мәлгә, алай буламыни диеп икеләнеп калган идем. Була икән шул. Ничек кенә әле, аеруча Флера апага чит җирдә тормыш башлаулары нык кыенга туры килсә дә, сер бирә торганнардан түгел ул.
Флера апа ул елларда тирә-юньдә шаулап торган Котлы Бөкәш авылында туып үсә. Күки авылына килеп чыгуы да очраклы була. Бу авылга аны иптәш кызлары кич утырырга чакыралар. Дөресрәге, боларның барысын да күптәннән колхоз эшләре белән Кызыл Йолдыз районын үзәгенә барып йөргәндә күзе төшкән кызны үзләренә кайтару әмәлен Равил абый оештырган булып чыга. Үз авылларыннан һәр көнне диярлек ат җигеп районга ашыгыч документлар һәм башка күп төрле кирәк-яраклар ташучы Таһир абзый кызга: «Иптәш кызларың сине кич утырырга чакырдылар, иртәгә иртән кире алып килермен», - дип Флераны үзе белән атына утыртып алып кайтып китәргә күндерә (кызларны исемнәре белән әйткәч ышанып кала). Шул көннән инде егет кызны кире җибәрми, үзләренә алып кайта. Алар менә шулай бик матур итеп гомер итә башлыйлар. Егетнең әти-әниләре дә аны үз кызларыдай яратып, үз итеп сөенеп каршы ала...
Равил абый мәктәптә 7 классны тәмамлагач кыска вакытлы бухгалтерлар хәзерләү курсын һәм Лаеш техникумын тәмамлый. Аннары хәрби хезмәттән кайткач үзен Мәскәүгә югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1967 елда Балык Бистәсе районы оешкач, район партия комитетына эшкә чакыралар. Ике ел эшләгәч, аны үз колхозларына партия оешмасы җитәкчесе итеп җибәрәләр. Шул вакытлардан башлап Равил абый Ямаш авылына йөреп колхоз идарәсендә эшли, аннары биредә баш бухгалтер вазыйфасын башкаруын сорыйлар. Гаиләсендә барысы да тәртиптә булгач аңа 40 ел дәвамында бу җаваплы хезмәтне күңелен биреп үтәве кыен булмый, киресенчә җиңеләя. Ни дисәң дә төп йортта Равил абыйның әти-әнисе яши. Алда әйткәнебезчә алар киленнәрен үз кызларыдай якын күрәләр. Гомерләре буена абзар тутырып терлекләр тоталар, сыер асрыйлар. Азыкны күбрәк Гыйлметдин абзый һәм Әминә апа белән бергәләшеп болында чабып, киптереп әзерләп алып кайтырга гадәтләнәләр алар. Бирегә килен булып төшкән көннән башлап кыз мәктәптә китапханәдә эшли башлый. Әле гаиләләренә ямь һәм яшәү дәрте биреп бер-бер артлы дөньяга килгән биш баланы карарга да вакыт таба. Аларны тәрбияләп үстерүдә, әлбәттә инде, Әминә апа бик теләп булыша,үзара ярдәмләшеп әни белән кыз төсле яшиләр. Алар гомерләре буена бөтен авылны сокландырып матур гомер кичерәләр. Чын мәгьнәсендә үзе дә өлкәннәрне үз итә, якын күрә. Бергәләшеп өлкәннәрне 40 елдан артык тәрбияләп олылап, хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Тырыш хезмәте, күп сөйләшмәве өчен авылда да, коллективта да үз итәләр, яраталар үзен. Шуның ачык дәлиле буларак эш урынында аны бик күп Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Әле үзенә хөкүмәтебезнең «Хезмәт ветераны» медален олылап тапшырулары да хәтерендә уелып калган.
Күп кенә асыл татар хатыннары кебек ул да өйдә булганны читкә чәчәргә гадәтләнмәгән. Ике сәгатькә якын әңгәмә корып үткән хатирәләрне яңартып утырганда ник бер уфтану, зарлану сүзләре ишетелсен. Үзе әйтмәсә дә, ишетүемчә тормышлары бар яктан да җитеш, көйле, җайлы гына бармаган шул аларның да. Балалары бәләкәй чакларында кинәт кенә сыерлары үлеп китүе, аннары бер-бер артлы ике газиз улларын югалтуы яшь ана өчен ачы хәсрәт түгелмени соң? Әмма бала чагыннан ук барысына да түзәргә, читләргә сер бирмәскә дигән принцип белән үсүе, әти-әниләре өйрәткәнчә, ул сабырлыкның төбе сары алтын булуына чын күңеленнән инанып яши. Кыскасы, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләп үткән гаять авыр тормыш кыенлыклары алдында баш имәүләренә, икесенең дә якын туганнардай бер-беренә терәк булып, үзара дус-тату яшәүләренә, гаиләләрендәге уртак кичерешләрне җиңел итеп үткәрә белүләренә сокланмый һич мөмкин түгел. Бүген халкыбыз нәкъ менә шундый гаиләләр хакында чын күңеләреннән соклануын яшермичә, аларга һәйкәл куерлык, дип әйтергә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа