Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Айгөл белән Таһир Җамалиевлар : " Еллар үтү белән бер-береңә карата кадер-хөрмәт арта гына"

    (Айгөл Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (КВММ), ә Таһир Казан дәүләт педагогия институтының (КГПИ)  физик тәрбия факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә гаилә башлыгы МЧСта бүлек командиры булып эшли, Айгөл  - шәхси эшмәкәр.)

    Хатын-кыз -  гүзәл, назлы, шәфкатьле, яратуга сәләтле зат. Гаилә терәге һәм бик күп һөнәр иясе дә. Ул гаиләсе, балалары дип янып яши.  Мин бу зат иясен көчсез, димәс идем.

    -Гаилә бәхете бер-береңне аңлаудан башлана, дип уйлыйм. Бер-береңә үзвакытында юл кую, дәшмичә калу, соңрак икенчең тынычлангач кына ситуацияне аңлата белү – һәр гаилә өчен мөһим. Гаилә корган парларга иң беренче чиратта бер-берсен аңларга, бер-берсенә юл куя белергә өйрәнсеннәр диясем килә,- дип  сүзен башлады язма героем.

    Айгөл белән Таһир Җамалиевлар бер-берсен мәктәп елларыннан беләләр. Бер сыйныфта укыйлар алар. Мәктәпне тәмамлагач, юллары бераз вакытка аерылып тора. Ләкин язмыш дигәнең, кабат аларны очраштырып кавыштыра. Гаилә корып җибәргәч, читтән торып укуга күчәләр. Икесе дә дин юлында. Ике яктан да әти-әнисе гаиләнең бу адымын хуплыйлар. Яшь гаилә тормышның алтын урталыгында яшәргә тырыша.

     

    Балаларым - яшәү мәгънәсе

    Таһир күп балалы гаиләдән. Үзе дә ишле гаилә төзергә хыялланган була. Шатлык өстәп бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә аларның. “Бала үстергәндә гаилә сынала. Сабыйлар бакчага йөргән вакытлар җиңелрәк дияр идем. Мәктәптә укый, аннан укуын дәвам итә - менә шул вакытта кыенлыклар килеп чыга, акча да җитмәгән вакыт булырга мөмкин. Менә шунда бер-береңә терәк булу бик кирәк”,- ди Айгөл.

    “Еллар үтү белән бер-береңә карата кадер-хөрмәт арта. Һәр көннең, гаиләнең, тигезлектә яшәүнең кадерен күбрәк аңлый башлыйсың. Ни генә эшләсәк тә бер-беребезнең киңәшен, фикерен исәпкә алабыз. Балаларны укыту, тәрбияләү, аларга кием-салым сатып алу, өйне төзекләндереп тору, йортка  кирәк-ярак алу –  барысы да уртага салып сөйләшү, киңәшләшү белән алып барыла”,- ди хатыны фикерен дәвам итеп гаилә башлыгы. Айгөл белән Таһир бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар. Ни әйтәсен алдан ук сизенгән кебек, фикер агышы да бер дулкында килеп чыга аларның. Гаилә темасына чын-чынлап бирелеп, иркенләп сөйләшеп утырабыз. Үзләре ачык, гади, бер дә зарланмыйлар.  Тормышларын үз көчләре белән төзегән гаилә алар. Сигез ел фатир яллап яшиләр. Аннан йорт сатып алып, төзекләндерәләр, заманча эшлиләр, яшәү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыралар. Таһир да алтын куллы икән. Егет кешегә йөз төрле һөнәр дә аз дигәндәй, күп төрле һөнәр остасы ул.  Абзар тулы мал-туарын да асрый әле алар. Дүртәр бозау һәм тайлары бар. Олы уллары Рәсүл армия сафларына киткәннән соң, өченче малайлары Ислам әтисенең уң кулы булып кала.

    Иң кечкенәләре Кәрим һәм Сәмир бакча яшендә генә булсалар да әтисе янәшәсендә йөрергә яраталар икән.  “Ашарга пешерергә дә ярата Таһир. Лагман, шашлык, пылауларны аннан да оста пешерүче юк, - ди Айгөл. Хуҗабикәгә дә йорт тирәсендә эш җитәрлек. Ашарга әзерләп гаиләсен сыйлаганнан соң кич утырып мунчала, башмаклар, плетлар бәйли. Ә иртән балалары мәктәп һәм бакчага, гаилә башлыклары эш урыннарына ашыга. Эшмәкәр хатын-кыз буларак өйдә дә, эштә дә ничек өлгерәсең, дип сорыйм Айгөлдән. “Яшь арта барган саен сабырлык арта.

    Хисләр белән генә түгел акыл белән фикер йөртә башлыйсың. Кичтән алдагы көн башкарыласы эшләрне планлаштырып куябыз. Тормыш шулай бер җаен алды, хәзер дә дәвам итә. Гаиләнең бердәмлеге, татулыгы эшләргә көч бирә миңа. Кызым Камилә шәфкать туташы булырга укый. Ялларда кайтып миңа бик булыша. Һәр бала үз бәхете белән туа. Бала бәхете - яшәү мәгънәсе”,- ди ул.

    Гөлназ  Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама