Айдар Әхтәмов районыбыз үзмәшгульләр арасында танылганы
Районыбызда үзмәшгүльләр саны артканнан арта. Бу глобаль эксперимент моңа кадәр дә үз көннәрен үзләре күрүчеләргә керемнәрен күләгәдән чыгару мөмкинлеген бирде. Ставкасы да кызыктырырлык шул. Керемнән нибары 4 проценттан башлана.
Айдар Әхтәмов районыбыз үзмәшгульләренең дә иң танылганы. Аны районыбызда гына түгел, республикабызда да яхшы беләләр. Ул ясаган капкалар, коймалар бик күпләрнең йортларын бизи. Ул ясаган теплицаларда яшелчәләр өлгерә. Моннан тыш төрледән-төрле бакча урындыклары, мангаллар, чардуганнар, беседкалар, баскычлар... ясый. Нәрсәсен санап торам, тимердән бөгеп, чүкеп, эретеп ябыштырып нәрсә ясап була - барысын да коеп куйгандай итә инде. Районыбызның “Березка”, “Бәләкәч”, “Мишутка”, “Йолдыз” балалар бакчаларына коймаларны да ул ясаган. Хәзерге көндә Олы Солтан авыл җирлегенә көнкүреш калдыклары өчен өсте ябулы мәйданчыклар ясау белән мәшгуль. Район үзәк больницасы исә бакча урындыкларына заказ биргән. Әле күптән түгел Казан шәһәрендәге бер фирма Санкт-Петербургтагы “Экспофорум” күргәзмәсендә үз продукцияләрен күрсәтү өчен тимер конструкциягә заказ биргән үзенә. “Ничек курыкмыйча алындың?” - дип сорадым Айдардан. “Нәрсәсеннән куркасың инде. Күз курка, кул эшли, диләр бит. Сызымнары буенча ясадык та Петербургка барып җыйдык,” - диде ул елмаеп.
Сентябрь аенда районыбызда булган республика баланс комиссиясе вакытында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, район башлыгы Илдар Таҗетдинов та югары бәяләде аның эшчәнлеген.
Унсигез ел Алексеевскның күпер төзү отрядында монтажчы булып эшләгән ул. Шунда тәҗрибәле осталар янәшәсендә эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштергән. Казандагы бер уку үзәгендә таныклыгын да алган. “Башта эштән буш вакытта “шабашка”ларга йөргәләдем. Туганнарга, дусларга эретеп ябыштыру эшләрендә булыштым. Тора-бара заказлар да бирә башладылар. Менә бу “Һөнәри керемгә салым” махсус режимын бик вакытлы керттеләр дип саныйм. Бөтен кеше дә эшмәкәр булып бетә алмый бит инде. Ә ниндидер шөгыль табып үз көнен үзе күрүчеләр элек тә булды, хәзер тагын да күбрәк. Әмма законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсең дип җаваплылыкка тартулары, штраф салып куюлары да бар бит. Ә үзмәшгуль булып теркәлгәч салым органнары, полиция хезмәткәрләреннән курыкмыйча эшли аласың. Теркәлү процессы да бик гади. Салым да автоматик рәвештә исәпләнә. Документлар рәсмиләштерү өчен вакыт әрәм итәргә, салым службасына да йөрергә кирәк түгел. Барысы да дистанцион рәвештә башкарыла. Смартфон, планшетың, интернет тоташкан компьютерың булса шул җитә. Мин үзем май аеннан башлап үзмәшгуль статусында эшлим. Кем әйтмешли, җаным тыныч хәзер”,- ди Айдар.
Башта үз гаражында эшләгән Айдар. Заказлары арткач бер туганнары үзенең производство мәйданыннан бер бина бүлеп биргән. Хәзер шунда очкын чәчрәтеп тимердән чәчәк үрә.
Бу турыдагы мәгълүматларны https://www.tvoedelo.pro/ сылтамасы буенча укыгыз.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
реклама хокукларында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа