Авылдашлары Светлана Токранова эшләгән елларны әле дә сагынып искә алалар
Кечкенә вакытта укытучы булырга хыяллана Светлана
Шулай булмый ни, әти-әнисе, ерак бабасы белән ерак әбисе дә мактаулы укытучылар булганнар. Химия-биология укытучысы булырга хыялланган кыз бик яхшы билгеләргә укый, бу фәннәрне су кебек эчә. Югары классларга җиткәч, кызның тырышлыгын күреп, әлеге фән укытучылары: “Светлана, синнән бик яхшы врач чыгар иде, әллә бәхетеңне сынап карыйсыңмы?- дип киңәш бирәләр. Светлана да каршы килми. Ә нигә тәвәккәләмәскә? Кешеләрне дәвалау изге эш. Шулай итеп, аттестат алгач, документларны Казан медицина институтына тапшыра ул. Тик башына әллә нинди шомлы уйлар кереп тула. Ә керә алмаса? Күр мондагыларны! Матур-матур киенгән кызлар-егетләр әти- әниләре белән машиналарга утырып кына киләләр. Кыяфәтләреннән үк үз-үзләренә ышанганлыклары күренеп тора. Кире борылып кайтырга туры килсә, ялгызы 3 кыз тәрбияләүче әнисе нәрсә дияр? Ә әтисенең күптән инде башка семьясы бар... Шулай итеп Светлана һәм аның белән бергә килгән иптәш кызлары да кабул итү комиссиясенең үгетләвенә карамастан, документларын кире алалар һәм Казан медицина училищесына юл тоталар. Имтихан алучылар монда да бик таләпчән булып чыга. Араларыннан Светлана гына имтиханнарны “5”легә тапшырып, медучилище студенты була.
1971 нче елда ул Балык Бистәсе район больницасына эшкә кайта. Фельдшер кызның булганлыгы тиз күренә: җитез, тәвәккәл, кеше белән сөйләшә белә, укол салырга, система куярга куллары килешеп тора, физик эштән дә куркып тормый.
20 яшьлек фельдшер кызны Тәберде Чаллысы авылына пункт мөдире итеп куялар. Пунктны карап тору, ягарга утынын барлау, авыруларга беренче ярдәмгә ашыгу–барысы да аның җилкәсенә төшә. Ул вакытта авыллар зур, туучылар күп, шулай булгач эше дә җитәрлек була. 2 ел эшләүгә үзенең эш урынын үрнәк медпункт дәрәҗәсенә күтәрә яшь кыз. Муеннан эшкә чумып йөргәндә Георгий исемле күрше авыл егете ошатып йөри башлый аны. Светланада әле егетләр белән йөрү “кайгысы” булмый. Җитмәсә яше дә олырак, аңа бит инде 25! Көннәрдән бер көнне Иванайда яшәүче Токрановлар Светлананы кияүгә сорарга киләләр. Әнисе Валентина Абрамовна Светланага мондый киңәшен бирә: “Кызым, - ди ул аңа, - кыз бала барыбер кияүгә чыгарга тиеш, Георгий әйбәт егет, семьялары да әйбәт, үз кешебез, - ди керәшенлегенә ишарәләп, - каршы килмисеңме әллә?” Светлана риза була. Георгий Иванович гади укытучы булып та эшли, райкомга да алалар үзен, озак еллар колхозның партия оешмасы секретаре, мәктәп директоры вазифаларын башкара. Җитәкче ир кеше белән тормыш мәшәкатьләре: балалар үстерү, хуҗалык эшләре, әлбәттә, хатын-кыз җилкәсенә күбрәк төшә. Шулай да бер- берсен аңлап, килешеп, бик тату гомер кичерә алар. 44 ел бергә гомер иткәннән соң, Георгий Иванович кинәт 2015 нче елда дөнья куя. Аларның ике уллары да нәселдән килгән укытучылык һөнәрен үз итә. Валерий Георгиевич–химия, биология укытучысы. Ул үз районнарында хезмәт куйса, дәдәсе Игорь Георгиевич Казан шәһәренең 126 нчы мәктәбендә информатика укыта. Бу егетләр ерак әбиләре–халык мәгарифе отличнигы Валентина Абрамовна Иванованың, бабалары–Татарстанның атказанган укытучысы Иван Захарович Токрановның лаеклы дәвамчылары. Ә Светлана Николаевна яраткан 4 оныгының сөекле әбисе. Авылдашлары югары категорияле фельдшер, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, республикабызның Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре иясе Светлана Николаевна Токранова эшләгән елларны әле дә сагынып искә алалар. Үз вакытында “Социалистик Татарстан” газетасы, “Азат хатын” журналы аңа багышлап саллы гына мәкаләләр бастыра. Әнә шулай олуг хөрмәткә лаек ул Светлана Николаевна Токранова.
Лидия Пасыева.
Мамадыш районы,
Үсәли урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа