Авыл йөзен эш сөючән, тырыш кешеләр бизи
Чыннан да шулай. Күптән түгел Яңа Ырга авылының эшсөяр Илаловлар гаиләсе белән танышып кайткач шулай икәненә тагын бер инандык.
– Бөтен кеше шикелле яшибез инде, алай гәҗиткә чыгарлык артык җиребез юк, – дип сөйкемле генә елмаеп куйды өйнең төп хуҗабикәсе Минҗамал апа, ни өчен килүебезне белгәч. Сөйләшә торгач ире Габдулла абыйның тракторчы булуын, үзенең фермада сыерлар савуын, хәзерге вакытта улы Ирек, килене Рәзифә белән бергә яшәвен бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде ул.
Ачык йөзле кешеләр белән аралашуы рәхәт шул. Яшьлекләрен дә матур итеп искә алалар, күргән авырлыкларына да зар түкмиләр, әйткән сүзләрендә дә тирән мәгънә ята. Безнең әңгәмәне тыныч кына тыңлап утырган Габдулла абый да сүзгә кушылды:
– Икмәк тәмен белер өчен җирдә эшләргә кирәк. Ә җир ул тиреңне тамызып эшләгәнне ярата. Иртә яздан башлап, көзен икмәкне амбарларга керткәнче, хезмәт куйсаң гына ипинең тәмен тоясың, – ди ул.
Әйе, авыл кешесе өчен яшәүнең асылы – хезмәт. Барысын да хәләл көчем белән булдырыйм дип эшли ул. Илаловлар да шундыйлардан. Район үзәгендәге һөнәри училищеда механизаторлыкка укып кайткач, ватылыр чиккә җиткән иске ДТ-75 тракторын төзәтеп, шунда 9 ел эшли Габдулла. Тырышлыгын шул рәвешле күрсәткәч үзенә яңа трактор тапшыралар. Соңыннан 5 ел рәттән урак чорында комбайнга утыра. Колхоз буенча ярышта беренче өчлектән төшми хезмәт куя. Ә уңганнарны кайда да хөрмәт итәләр. Күп санлы Мактау грамоталары, бүләкләр шул турыда сөйли.
Фәрвәз Каюмова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа