Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авылыбызга авылдашлар җан өрә

    Соңгы вакытларда булган яңарышларга без бөтен авылыбыз белән сөенәбез.

    Куанмаслык та түгел бит, район читендәге Алан Полян авылы бүген нык үзгәрде. Күрше-тирә төбәкләрдәге кебек, бездә дә яшьләр күп түгел. Әмма өлкәннәрнең дә матур, яхшы тормышта яшиселәре килә бит. Авыл җирлеге җитәкчесе Исмәгыйль Сафинның читтә яшәүче якташларыбыз белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә узган ел авыл уртасындагы түгәрәк күл тулысынча яңартылды. Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Александр Григорьев үз хисабыннан күлнең ләмен экскаватор белән чистарттырып, аңа ком, вак ташлар җәйдерде. Ул әле авылыбызда фермерлык хуҗалыгы да ачып җибәрде. Көндәлек яшәешебездә еш очрап торган тормыш мәшәкатләрен хәл итүдә дә актив катнаша. Аның үрнәгендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче игелекле эшмәкәр Тамара Бәдретдинова да өлкән яшьтәгеләр өчен менә дигән гыйбәдәт йорты салдыруда ярдәм күрсәтте. Авылыбыз зиратын заманча койма белән әйләндереп алуда да аларның булышлыгы зур булды. Яраткан газетабыз аша бу ярдәмчел авылдашларыма халыкның олы рәхмәтен җиткерәсем килә.
    Василий Ефремов,
    сугыш чоры баласы.

    Фотосы: t-server.net

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: