Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

Авыл халкы ни дип борчыла?

Редакциябездә рәсми рәвештә "Зарлы телефон" сәхифәсе эшләмәсә дә, соңгы вакытларда үзләрен борчыган сорау-үтенечләр белән мөрәҗәгать итүчеләр булгалый. Әйдәгез, шуларның күп җирлекләргә хасларына тукталып үтик, аларга рәсми җаваплар ишетик.

Иске Арыш авылының Тукай урамында яшәүчеләр исеменнән бер ханым авылда бер айга якын сусыз интегүләре хакында борчылуын белдергән иде.

-Ут-күз була калса, Алла сакласын, урамыбызны бер чиләк тә су табып булмавы мөмкин, нык борчылабыз. Җитмәсә авыл читендәге буада да су калмады,-ди ул.

Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Әлфия Нуретдинова бу хат уңаеннан безгә мондый аңлатма бирде:

- Иске Арыш авылында булган проблемаларның барысы да безгә яхшы таныш. Су мәсьәләсенә килгәндә авылда бүген ике су кудыру скважинасы эшли. Аларның берсе безнең баланста, икенчесе "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгының терлекчелек фермасын тәэмин итә. Бер үк вакытта ул судан Тукай һәм Үзәк урамнары халкы да киң файдалана. Бүген маллар җәйге лагерьда булсалар да су скважинасының эшләми торганы юк. Су җитмәүнең төп сәбәбе-безнең тарафтан кат-кат кисәтүләргә дә карамастан, авыл халкының туктаусыз бакчага, яшелчәләргә сибүләреннән күрәбез.

Каз.Чаллы авылыннан Нина Федорова авыл җирендә үткәрелгән референдум нигезендә һәр яшәүчедән 300 әр сум акча җыеп та юлсыз тилмерүләреннән зарланды.

Хат эчтәлеге белән без авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьевны таныштыргач, аннан мондый эчтәлектәге җавапны ишеттек.

- Әйе, Каз.Чаллы авылының Мәктәп урамына без узган ел үз карьерабыздан гына алып вак таш җәйдергән идек. Бу максаттан без былтыр халыктан барлыгы 25 мең сум акча җыйдык. Хөкүмәтебез аны безгә 125 мең сум итеп кайтарды. Акчаны көз аенда соңарып җыйганлыктан юлчылар үз эшләрен тулысынча тәмамлый алмадылар. Бу подрядчы оешма Мәктәп урамында 180 метрга комлы балчык өстенә вак таш түшәргә тиеш булып калды. Хат авторы әйткәнчә, 300 әр сум акчаны без быел җыеп алддык һәм барлыгы 55 мең 200 сум итеп банкка тапшырдык. Ул шулай ук юл төзелеше өчен тотылачак.

Күки авылыннан бер авторыбыз исә быел ни сәбәптәндер Сабантуй бәйрәме үткәрелмәвенә борчылуын белдерде.

Авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаковтан без түбәндәге җавапны ишеттек:

- Авылыбызда Сабантуй бәйрәме алда билгеләнгәнчә, 6 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башланып 20.30 сәгатькә кадәр дәвам итте. Бик күңелле үтте ул. Кемгәдер бәлки шунысы ошап җитмәгәндер, мәйданның баш батырын билгели алмадык, явым-төшем комачаулады.

Фото: www.kalitva.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев