Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Асия Гыйматдинова : " Яштән эшләп үскәч, тормыш итү дә миңа җайлы булды”

    Ак әбинең гомер юлыннан... Йорт тирәсе чәчәкле алан

    Сугыштан соңгы елларның ачысын-төчесен татыган, хәзерге вакытта Олы Әшнәк авылында яшәүче Асия Гыйматдинова яшәгән йортның ихатасына узам. Капка төбеннән ук матурлык, чисталык үзенә җәлеп итеп игътибарны тартып тора. Йорт тирәсе төзек, тәрәзә яңаклары бизәкләп эшләнгән. Койма һәм капкаларда төрле төстәге чәчәкле бизәкләр күз явын алырлык. Капканың эчке-ишегалды ягы, каралты-кура стеналарына да чәчәкләр төшерелгән. Ишегалды чәчәкле алан диярсең. Әби чәчәкләргә су сибеп йөри иде. “Өйдә күңелсез була башлагач, чыгам да буяу алып стенага берәр рәсем ясап куям. Шуннан кәефем күтәрелеп китә. Бакчага чыгып әзрәк эшләп керәм. Бер дә тик утырып тормас идем дә, соңгы елларда аякларым бик сызлый. Озак йөри алмыйм шул”,- дип каршы алды безне Асия апа. Аннан бергәләп өйгә кердек.

    “Мине хезмәт чыныктырды”

    Асия апа тумышы белән Олы Әшнәк авылыннан. Сугыш башланган вакытта аңа биш яшь була. Авылда ир-егетләр белән бергә әтиләрен сугышка алалар. Ул олы бала, үзеннән соң энесе дә була әле. Әниләре колхозда бригада эшләрендә хезмәт куя. Өйдә әби белән бабай оныкларга күз-колак була. “Тәртипле булыгыз балалар, кеше көлдермәгез, дип әбинең әйтүе истә калган. Әни белән алар бик тату булдылар. Бабай - 86, әби 95 яшенә кадәр яшәделәр. Әни аларны тәрбияләп соңгы юлга озатты. 1942 елда әтинең вафат булуы турында хәбәр килде. Тормышның бөтен авырлагы әни җилкәсенә төште. Кычыткан, алабута, черек бәрәңгесен дә ашадык”,-дип искә алды ул елларны Асия апа.

    Сугыш соң да тормыш тиз генә җайга салынмаган. Барлык авылдашлары кебек алар гаиләсе дә авыр хезмәттән бушамаган.

    -Шул елларның ачлыгыннан сыер асраулары гына коткарып калды безне,- ди Асия апа. Ул еллардагы аерым вакыйгаларны ачынып искә алды. “Язга таба ягарга утын, сыерга ашатырга печән бетте. Әни чирләп ята. Энекәшем белән Лашман чокыры аша урманга утынга киттек. Без барганда боз өстеннән чыктык. Кайтканда “боз күпер” эреп беткән булып чыкты, ә елга аша чыгарга кирәк, аякта чабата гына. Башта энемне күтәреп чыгардым, аннан утынны тартып алып чыктым. Ничек кайтып җиткәнбездер, анысы исемдә калмаган. Борым чокырына печәнгә баруыбызны да хәтерлим әле. Минем бишенче сыйныфта укыган вакытым, энемә җиде яшь. Кардан ачыла башлаган эскерт төпләрен җыеп алып кайтабыз да, сыерга ашатабыз. Яштән эшләп үскәч, тормыш итү дә миңа җайлы булды”, - дип сөйли әби. Унбиш яше тулгач ук фермага сыер савырга “кодалыйлар”аны. Кул белән 18 шәр сыер сава. Авырлыклардан куркып калмый кызчык. Эшен тырышып, намуслы, пөхтә башкара. Гел алдынгылар рәтендә бара ул. “Кызыл юл”, аннан соң “Г.Коләхмәтов” исемен алган колхозның дистәләгән Почет грамоталары, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярыш”, “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән ул. Тырыш хезмәте нәтиҗәсе- 1975 елда Өченче дәрәҗәдәге “Хезмәт Даны Ордены” на лаек була Асия апа. Шул елны районының алдынгы ике сыер савучысы катнашында Казан шәһәрендә узаган алдынгылар киңәшмәсендә катнашу хокукына ия була. Асия апа Гыйматдинова 44 ел хезмәт юлының 40 елына якынын әлеге хезмәткә багышлауын гына олы батырлыкка тиңләрлек. Юкка генә горурланмый ул әлеге мактаулы хезмәт еллары белән. Ул бүгенге көндә хезмәт ветераны исемен йөртә.

    “Язылганны күрмичә булмый икән”

    Тормыш сынаулары алда көтеп торган әле Асия апаны. 1956 елны авыл егете Фәрзетдин абый тормышка чыга ул. “Җимерек өй, ике кәҗә генә асраган гаиләгә килен булып төштем мин. Ярый үзем белән мендәрләр алып килгән идем. Туган йортыма кире кайту да уемда бар иде. Түз, кеше көлдереп йөрмә, диде әни. Шулай яшәп калдым. Тырышлыгым белән сыер алып асрый башладык. Тора-бара аның янында сарыклар, бозаулар үрчеттек. Бакчада бик күп бәрәңге үстереп Казанга алып барып сатырга туры килде. Әби-бабай яхшы гына пенсия алып киләләр. Шулай бераз акча туплагач йорт салып чыктык”,-дип сөйләде ул. Дөньяга ямь биреп уллары Фәрит туа. Бәхетсезлек янәшәдә генә булган диярсең, көннәрнең берендә Фәрзетдин абый фаҗигале төстә үлеп китә. Кайнанасы белән кайнатасы Асия апа тәрбиясендә кала. Дөньялар җайланып киткәч ике сыер, күпләп сарык, тавык-чебеш, казлар асрап яши алар. Әби белән бабайны тәрбияләп, барлык шартына китереп соңгы юлга озата ул. Улы да гаиләле генә булдым дигәндә фаҗигале вафат була. Балачактан ук авырлыкларны үз җилкәсендә татыган Асия апа, бу хәсрәтне дә сабыр, нык булып күтәрә. Төшенкелеккә бирелмичә, һәр көнгә куанып ямь табып яшәргә тырыша. Олы Әшнәктә яшәүче социаль хезмәткәр Гөлнара апа Сәләхова бүгенге көндә аңа йорт җирендә ярдәм итә. “Асия апа безнең яраткан әбиебез. Унбиш елга якын мин аны тәрбиялим. Мине якты йөз белән каршы ала. Үз баласыдай якын итә, кызым дип кенә эндәшә. Тәмле ризыклар пешереп көтеп ала”, - ди Гөлнара апа.

    Аның йорты эчендә дә тәртип, чисталык. Асия апа күп итеп гөлләр үстерә. Нинди генә төре юк аларның. “Аларга су сипкәндә һәрберсенә эндәшеп, сыйпап үтәм,- ди ул. Кул эшләренә дә бик оста икән. Урындык җәймәләре, оекбаш, бәллүнкәләр бәйли. Күркәм, тырыш, мөлаем әбигә сокланып кайттым мин. Исән-сау булып, әле тагын да озак итеп яшәргә, хәерле гомерләр кичерергә язсын аңа.

    Гөлназ Зарипова.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама