Антонина Чечнева: » Тормыш юлы тигез булмады»
Рус Әшнәгеннән хезмәт ветераны Антонина Чечневанең яше 90 нан узса да күзлексез газета укый, балачагыннан ук район газетасын алдыра, яңалыклар белән танышып яши.
Районыбыз һәм дөнья хәлләрен яхшы белә.
Антонина Владимировна Чечневаның язмышы кызыклы да, аянычлы да. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 9 яшь кенә булса да һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән һәм өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә тырыш хезмәт куйган. Мәктәптә 4 сыйныфны тәмамлагач та алар сыйныфлары белән колхоз эшенә тартылганнар. Әти-әниләребез барыбызны да “эшләп кеше үлми, эшегез колхоз өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен,” диеп төпле тәрбия бирә белделәр, ди ветеран. Авылда ир-атлар Ватаныбызны фашист илбасарларыннан сакларга киткәнлектән колхоз мәшәкатьләре күбрәк хатын-кызлар һәм балалар белән яшүсмерләр җилкәсенә төшкән. Әмма, ничек кенә тормышлары авыр, җитешсез булса да аннан бер генә дә зарлану һәм сыкрану сүзләре ишетмәдем. Өлкәннәрнең, бигрәк тә, әби-бабайларның мәрхәмәтле, сабыр һәм киң холыклы булуларына соклануын белдерде ул. Бердәм булып олы тырышлыклар куюлары нәтиҗәсендә генә җиңү көнен якынайта алган халкыбыз. Чана тартып урманнан агач, кырдан малларга салам, чәчүлек орлык тулы капчыкларны күтәреп ташулары аның төшенә бик озак еллар кереп җәфалаган. 1953 елда ул авылдашы үзеннән бер яшькә генә олы Владимир Чечневка кияүгә чыга. Ире әтисез үскән. Әтисе Андрей Семенович Ленинград шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак булган. Аларга бу хакта сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан фронтташы, Корноухово авылы егете килеп сөйләгән. Антонина Владимировна үзенең дә балачагы ятимлектә үтә. Аның да әтисе сугышка китеп, ел ярымнан хәбәрсез югалуы хакында хат алалар. Ул бик күп еллар дәвамында әтисе кайтыр әле дигән өметтә яши. Тик аның әле бүгенгәчә кайларда ятып калуы билгесез. Кияүгә чыкканнан соң аны фермага сыер саварга билгелиләр. Ире Владимир Андреевич та биредә терлекчелектә эшли, атлар карый. Соңыннан умартачылыкта хезмәт куя. Тик авыруы көчәю сәбәпле лаеклы ялга чыгып озак яши алмый ул, 65 яшендә вафат була.
Антонина Владимировна тормышыннан канәгать. Ире белән алар өч кызына менә дигән төпле белем, яхшы тәрбия бирә белүләре белән бәхетле. Аның сүзләренә караганда ире спиртлы эчемлекләрне кулланмаган, тәмәке тартмаган. Үзе күп вакытын фермада - сыерлары арасында үткәрсә дә йорт җире тәртиптә булган. Бу вазыйфаларның күбесе кызларына йөкләнә, өй эшләре, аш-су әзерләү, абзарда сыер-сарыклар карауны балаларына йөкли ул. Кыскасы, гаиләдә һәркайсының үз вазыйфасы була. Ә менә әнисенең көнозын кул белән сыер савып, малларга чиләкләп куерык, фураж, печән-салам ташып нык арып кайтуын күреп үскән кызы Мария фермага булышырга еш барып йөри. Алар сыерларны көненә өч мәртәбә савалар, ел әйләнәсе диярлек ялсыз эшлиләр. Анна Кондратьева, Таисия Морозова, Зоя Фролова, Анна Казаева кебек уңган хезмәттәшләрен әле дә мактап телгә ала ветеран.
Уртанчы кызы Мария күршеләрендә үскән Владимир Михаилович белән язылышкач Казан шәһәрендә гомер кичерәләр. Бүгенгесе көнне икесе дә лаеклы ялда булганлыктан әниләре янына еш кайталар. Җәен күп вакытларын авылда бакчада үткәрәләр. Антонина Владимировна киявен үз улыдай якын күрә. Хәер, бүген аны авылдашлары да зирәк акыллы, төпле киңәшләре өчен бик яраталар. Антонина Владимировна Чечнева авыл җирендә бүген ялгызы гына гомер кичерсә дә аның ишек капкасы бер вакытта да бикләнми. Авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев, фельдшер Илсөяр Абдуллина да еш булалар аның янында. Хөрмәтлиләр, барысы да үз итәләр аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа