Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Анатыш авылында асылмалы күпер яңартыла

    Анатыш авылында  элек-электән җәяүлеләр өчен елга аша урамнарны тоташтыручы  асылмалы күпер “яшәп” килә.

    Бөтен нәрсә кебек ул да вакыт  узу белән туза, таушала. 90 нчы еллар башында биредә күмәк хуҗалык көче белән тамырдан үзгәртү эшләре башкарыла. Елга өслегеннән узучы тимер тросларны көчле “К-700” тракторлары белән тарттыралар. Такта басмалары  тузган саен алыштырыла. Быел аны төзекләндерү  үзара салымга җыелган акчаның бер өлешенә башкарыла. Аны башкарып чыгу өчен кирәкле материаллар сатып алынган.  Такта басмалар урынына тимердән эшләнгән махсус полосалар кулланыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама